+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 12:41

Эш эшләнә җае белән 11

Галия Маликова балачактан умартачылык белән шөгыльләнергә хыяллана. Еллар үтүгә ханым бу теләген тормышка ашыра. Эшне бер умартадан башласа, быел аның бакчасында 25 умарта урын алачак.

Биш ел эчендә Галия Нәгыйм кызы китаплардан, Интернеттан карап һәм җайлап үз практикасы нәтиҗәсендә эшнең нечкәлекләренә төшенә. Умарталарны тырышып тәрбияли, ә инде “канатлы эшчәннәре” аны тәмле бал белән шатландыра.

Кортлар аның өчен иң кызыклы хобби, өстәвенә бар туганнарын да файдалы продукт белән тәэмин итә. Ә тормыш иптәше белән кызы - умартачылыкта иң төп ярдәмчеләр. Назгөл Мәләвез шәһәрендә политехник көллиятендә белем ала, туган йортына ял көннәрендә һәм каникулларда кайтып йөри. Үткән җәй, әти-әнисе өйдә булмаганда, аерган кортларны үзаллы җыя алган. Салават Фәйзулла улы инвентарь өчен хуҗалык блогы һәм кышлату өчен умарта базы ясаган. Һәр язны умарталарны бакчага чыгарыша. Өстәвенә ул оста төзүче дә - гаиләсе өчен бик матур иркен йорт җиткергән.

Маликовларны тырыш бал кортлары белән чагыштырырга мөмкин. Аларның мәшәкатьләре ел әйләнәсенә җитәрлек. Ихаталарында эре маллары, кош-кортлары бар, аларның барысына да тәрбия таләп ителә. Өстәвенә икесе дә эшкә йөри. Салават Фәйзулла улы – физика укытучысы, ә Галия Нәгыйм кызы – мәктәп казанлыгы операторы.

Уллары Ирек әти-әнисенә кышкылыкка мал азыгы хәзерләргә ярдәм итә. Ул Мәләвез шәһәрендә үзе төзегән шәхси йортта гаиләсе белән яши. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Себердәге кызлары Уралия дә тормыш иптәше һәм кызы белән отпускка әти-әнисе янына кайта.

Балаларын түтәлдән өзгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйлау өчен, ирле-хатынлы Маликовлар бакчаларында барын да үстерергә тырыша. Хуш исле чәчәкләр тәрәзә төпләрендә генә түгел, ә җәен клумбаларда да шау чәчәккә күмелә. Көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, Маликовлар спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Салават Фәйзулла улы чаңгыда шуса, Галия Нәгыйм кызы – скандинав йөрешенә өстенлек бирә. Боларның барысына да ничек өлгерүләре турындагы соравыбызга, алар бертавыштан бар эшне дә җайга салып эшләргә кирәклеген әйтте. Ә хуҗабикә: “Теләк булса, бар да була”, - дип тә өстәде.

Бал кортларын кышлату чоры тәмамланды. Язгы җылы көннәр башланды. Галия Нәгыйм кызы кышны имин чыккан бал кортларының хуш исле бал җыярга тотынуын түземсезлек белән көтә.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.


Галия Маликовадан яңа эш башлаучы умартачыларга берничә киңәш:

Умарта тотканда кулланышта булган инвентарьларны ташламагыз. Иске умарталарны тәрбияләп караганда, алар күп еллар хезмәт итәчәк. Һәр елны язлы-көзле умарталарны ветеринария даруханәләрендә сатылган махсус препаратлар белән эшкәртегез.
Читайте нас: