Күрше районнарда шәхси һәм җәмәгать малларын урлауларның ешаюы күзәтелә. Мондый җинаятьләр гомумән төнлә, караңгы вакытта башкарыла. Практика күрсәтүенчә, моның сәбәбе күпчелектә мал хуҗаларының терлекләренә салкын карашта булуы.
Мал урлау очрагы быел безнең районда теркәлмәгән.
Шулай да безнекенә тимәсләр әле, дип иркен сулап йөрмәгез, мал-туарларыгызга игътибарлы булыгыз. Йорт хайванын авыл биләмәләрендә исәпкә куярга, һәр баш малны кләймәләргә һәм тамга салырга, мөмкин булса, фотога төшерергә, атларга паспорт алырга кирәк.
Мал тоткан урыныгызны төнгелеккә яхшы итеп ябарга һәм бикләп куярга онытмагыз. Озайлы вакытка малларыгызны караучысыз яки балигь булмаганнарга ышанып калдырмагыз. Көтүлектә йөргән маллар һәрвакыт көтүче карамагында булырга тиеш. Мал югалу турында хәбәр килү белән тизарада җинаятьченең эзенә төшү өчен, авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре, күршеләрегез, авылдашларыгыз белән сөйләшеп, мобиль төркем булдырыгыз.
Йортыгызга бәла килсә, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Җинаятьче эзен саклап калырга тырышыгыз.
БРның Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 7.3 статьясына ярашлы, авыл хуҗалыгы малларын көтү һәм куып алып бару тәртибен бозган өчен гражданнарга - өч йөздән биш йөз сумга кадәр, вазыйфа биләүчеләргә - ике меңнән өч мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә - биш меңнән ун мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралганлыгын билгеләп үтәргә кирәк.