+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 11:04

Йөрәкләр бергә типкәндә

Районыбызда бер-берсенә булган җылы хисләрен саклап, дөнья мәшәкатьләренә бирешми, тугрылык һәм мәхәббәтләрен саклап кала алган парларның күп булуы шатландыра. Без, корреспондентлар, башкаларга үрнәк булырдай өлкән яшьтәге парлар белән очрашып, алар турында еш язабаз. Бүген дә сүзебез менә шундый гаиләләрнең берсе турында барачак.

Нургали Фәррәх улы һәм Азия Абдулла кызы Корбангалиевлар Балыклы авылында гомер кичерә. Алар яшь чакта кызлар кич утыруларга йөргән. Кызлар янына егетләр дә килә торган була. Менә шундый кичләрнең берсендә Нургали үзенең Азиясен –яшь, чибәр, кыю кызны очрата да инде. 1956 елда алар гомерлеккә диеп чәчләрен-чәчкә бәйли. Хәзер дә, үткәннәр турында сөйләгәндә, әңгәмәдәшләремнең күзләрендә бер-берсенә булган җылы карашлары чагыла. Әйе, әйтерсең дә 60 ел гомер үтелмәгән, ә бит бу пар өченче ел Бриллиант туйларын билгеләгән.

Гаилә тормышы, башкаларныкы кебек үк, бәхетле мизгелләрдән генә тормаган. “Табак-савыт та шалтырамый булмады, безне идеаль парлар дип атап булмый. Әрләшми яшәгән кеше булмыйдыр ул. Әмма без һәрвакыт бәхәстән соң татулашып, үпкәләрне оныта белдек”, - диләр Нургали абый белән Азия апа. Алар бер-берсе белән уртак тел таба алмаганда, гаиләләре таркалачагын яхшы аңлаган. Икесе дә өметләнеп көткән уртак балалары да дөньяга килмәс иде.

Бүген алар дүрт баласының сөю-назына, хәстәренә төренеп гомер итә. Уллары Илдус Стәрлетамак районының Рощинский авылында яши, кызлары Мәүҗидә - Федоровкада, кызлары Асия Күмертауда. Кече уллары Илгиз Балыклы авылында гомер кичерә. Балалары зур, тату гаиләдә, туганнарының олы ярдәмен тоеп үскәнгәдер дә, әти-әниләренә ун онык бүләк иткән. Оныклары исә аларны унсигез турун белән шатландыра.

Корбангалиевларның балалары туган йортларына еш кайта. Әти-әниләре балалары белән горурлана, тормышта үз урыннарын табуларына куана.

Чөнки үзләре дә тырыш, үрнәкле гомер юлы үткәннәр. Нургали абый армиядән кайткач та балта остасы булып киткән. Балыклыдагы, якын-тирә авыллардагы күперләрнең күбесен оста куллы Корбангалиев салган. Күпмедер вакыт ул дуңгыз фермасы мөдире булып эшләгән. Яшьләр үзләренә йорт салганда гаилә башлыгының осталыгы бик ярап калган.

Азия апа гомере буе иренең ышанычлы терәге, тугры тормыш иптәше була. Үзенчәлекле исемле хатын (ул тамырлары белән Урта Азиядән) колхоз эшләреннән читтә калмый, чөгендерен дә, иген культураларын да утый, сарык йоны җыя, тегермәндә эшли, сыер савучы була. Йорт мәшәкатьләрен дә җиңел башкара. Почтальон булып эшләү дәверендә “Кызыл таң” гәзитеннән Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә, хәтта. Хуҗабикә - кул эшләре, аш-су остасы. Аның бәйләгән шәлләре районда әле булса иң матурлары. Мал-туар асраудан туктагач, ирле-хатынлы Корбангалиевлар биш-җиде умарта тота. Соңгы елларда бу шөгыльләрен ташлаганнар. Тиздән Нургали Фәррәх улына- 85, җәен Азия Абдулла кызына 80 яшь тула. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар җор сүзлеләр, бер-берсенә мәрәкәләп эндәшәләр, йөрәкләрендә бер-берсенә булган җылы хисләрен әле булса саклап кала алганнар.

Минемчә, Корбангалиевларның гаилә нигезенең ныклыгы - бер-берсенә карата тугры, ышанычлы булуларында, шаяртып сөйләшүләрендә. Безгә, яшьләргә шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: