-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 11:03

Өйрәнү күнекмәләре

Сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары кысаларында, 3 апрельдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Федоровка авылының “Нурлы” сәүдә үзәгендә күнекмәләр үткәрде. “Янгын хәвефе” сигналы буенча бинадагы халык хәвефсез урыннарга эвакуацияләнде. Бер минуттан янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Шартлы “янгын” янында тиешле чаралар күреп, “янгынны сүндерделәр”. Шуннан соң сәүдә үзәге хезмәткәрләре һәм сатып алучылар бинага кире керде.

92нче янгын часте начальнигы С. С. Насыйров янгын сүндерү-тактик күнекмәләрдә катнашучыларга сәүдә нокталары вәкилләре белән бергә бинаны тулысынча йөреп чыгарга, эвакуация юлларының ачык булуын, янгын сүндерү җиһазларының (янгын сүндергечләр, янгынга каршы су белән тәэмин иткечләр) төзеклеген тикшерергә кушты.

Тикшерү вакытында янгын часте һәм коткару хезмәте вәкилләре бинадагы янгын сигнализациясе системасының төзеклегенә, янгын булган очракта кешеләргә хәбәр итү системасының эшләвенә, эвакуация юлларының торышына, стена һәм идәннәрнең нинди материалдан эшләнүенә, янгын яки ашыгыч хәлләр вакытында персоналның белем дәрәҗәсенә игътибар итте.

Тикшерү вакытында янгын сүндергечләрнең файдалану срогы 2019 елда чыгачагы, кайберләре үтәргә уңайсыз урынга куелганлыгы ачыкланды.

Складларда (беренче кат)эвакуация юллары әрҗә һәм тартмалар белән капланган, бу сатып алучыларга урамга чыгарга комачаулый. “Магнит” кибетендә эвакуация юлы йозакка бикләнгән булу сәбәпле, шелтә ясалды.

Сәүдә үзәгенең икенче һәм өченче катындагы хезмәткәрләрнең дә ут сүндергечләр белән файдалана алуы тикшерелде. Монда эвакуация ишекләре ихата ягындагы баскычка чыга. Хезмәткәрләр аны җиңел генә ачты, чөнки йозаклары ачкычка бикләнми.

Сәүдә үзәге җитәкчелегенә электрощитның тиешле урында булмавы (баскыч астында, түшәме тәбәнәк) әйтелде, бу янгын булганда электр утын өзәргә комачаулаячак. Шулай ук кайбер бүлмәләрдә әйбер күплеге, хәрәкәт юнәлешен күрсәткечләр һәм эвакуация планы булмавы билгеләнде. Җаваплылар җитешсезлекләрне кыска срокларда бетерергә сүз бирде.

Тикшерү планына ярашлы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре белән берлектә күнекмәләр икенче көнне район мәдәният йортында үтте. Күнекмәләр вакытында учреждение хезмәткәрләре эвакуацияләнде, янгын сигнализациясе системасының төзеклеге, янгын булган очракта кешеләргә хәбәр итү системасының эшләве, эвакуация юлларының торышы, янгын яки ашыгыч хәлләр вакытында персоналның белем дәрәҗәсе тикшерелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көче белән үткәрелгән күнекмәләр вакытында берничә кагыйдә бозу ачыкланды. Күнекмәләрдә катнашучыларның барысы да мондый чараларның җитдилеген һәм мөһимлеген аңлагандыр, дип уйларга кирәк. Чөнки барлык кагыйдәләр һәм инструкцияләрнең дә кан белән язылуы һәркемгә мәгълүм. Һәркем үз урынында җаваплы булганда, кешеләр гомерен саклауга юнәлтелгән таләпләрне үтәгәндә, югалтулар һәм фаҗигаләр дә булмас.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: