+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2018, 11:42

Хезмәттә дә, сәхнәдә дә бергә

Күмертауда шәһәрнең 65 еллыгына багышланган “Көньяк җил” үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы узды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Мәдәният елы кысаларында анда “БР буенча Федераль янгын хезмәтенең 11нче отряды” учреждениесе 92 санлы янгын часте шәхси составы да катнашты.

Гадәттәгечә, талантларын күрсәтергә теләүчеләр бихисап булды: гомум саны 500 кешедән артып киткән 70 иҗади коллектив һәм шәхси башкаручылар килгән иде. Чыгышларны БР киңкүләм мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре Г. Н. Басов, БР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р. В. Бабенко һәм А. И. Шиханова йөзендә мәртәбәле жюри бәяләде. Федоровкалылар якташлары белән горурлана ала, алар 36-54 яшьлекләр категориясендә “Вокал (ансамбльләр)” номинациясендә лаеклы чыгыш ясап, күмертаулыларның көчле алкышларына күмелде. “Янгын сүндерүчеләр туганлыгы” (җитәкчесе М. Р. Гомәров) вокаль ансамбленә III дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. Котлыйбыз һәм киләчәктә аларга тыныч хезмәт, иҗади уңышлар телибез.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фото “БР буенча Федераль янгын хезмәтенең 11нче отряды” учреждениесе 92 санлы янгын частеннан алынды.
Читайте нас: