+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2018, 11:19

Беренче тәҗрибә уңышлы булды

“Юрматы СП” җәмгыятендә савымнарны арттыру өчен төп көтүгә нәсел таналары керттеләр. Ел башында хуҗалык Стәрлетамак районының “Авангард” хуҗалыгыннан симменталь токымлы 60 баш тана сатып алды.

Ферма мөдире Рөстәм Ялчин сыерларның барысының да бозаулавын әйтте. Әлеге вакытта бер сыердан тәүлеклек уртача савым ун литрдан арта. Яшь малларның тәүлеклек уртача артымы 600 граммнан күбрәк.

Кышкылыкка мал азыгы җитәрлек хәзерләнгән, малларга печән, фураж һәм силос бирелә. Савым сыерларын терлекчеләр Вәли Ишкинин белән Рәфит Тимерәев яхшы тәрбияли, ә яшь маллар Рөстәм Вәлитов белән Илфир Табаев карамагында. Ике айдан алып дүрт айгача бозауларны Альбина Гобәйдуллина карый. Ул бозауларга сөт эчерергә фермага көненә ике тапкыр килә, улакларына акбур, тоз сала. Сыер савучылар Зөбәрҗәт Чурбаева, Фәнүзә Хасьянова һәм Люция Ямансарова да үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара.

Хуҗалыкта малларны көтүгә чыгару мизгеленә әзерлек башланган, шушы көннәрдә ферма мөдире җәйге лагерь торышын тикшергән. Аның әйтүенчә, анда ремонт таләп ителми, бары тик капкаларны гына бераз төзәтәсе һәм ялан абзарларны тирестән тазартасы бар.

“Юрматы СП” җәмгыятендә терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен арттыра барырга ниятлиләр. Бу юнәлештәге беренче тәҗрибә уңышлы булган һәм киләчәктә дә эшләр дәвам ителәчәк. Фермада әлегә 196 баш мал, көзгә тагы 80ләп тана сатып алырга планлаштырыла.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: