+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2018, 11:42

Сүз белән генә түгел, эш белән дә

Динес авыл советы авыл биләмәсе Советы депутаты Валерий Петрович Семёнов Кирюшкино авылы, авылдашлары, җирле проблемалар өчен җаны-тәне белән борчылып яши. Аның катнашлыгы һәм аның башлангычы белән күп кенә мәсьәләләр хәл ителгән.

Аны халык ихтирам итә һәм зур ышаныч белдерә. 80нче елларда да берничә тапкыр депутат итеп сайлаганнар. Җаваплы җәмәгать эшлеклесе һәрвакыт бурычларын намуслы башкара, шуңа күрә якташлары янә аңа тавыш биргән.

Валерий Петрович авыл чишмәләрен төзекләндерүдә актив катнаша, Мәктәп, Тау асты урамнары юлларын да тәртиптә тотуны даими кайгырта. Аның арытабангы планнарында – мәктәп ягына җәяүлеләр күперен эшләп бетерү, чөнки авыл халкы, бигрәк тә балалар моннан күп йөри. Динес авыл советы авыл биләмәсе хакимияте бүлгән акчага бу юнәлештә эш башланган инде. Һава шартлары яхшы торса, эш озакка сузылмаячак.

“Территориябездә яшәүче һәркемнең ихтыяҗын мөһим дип саныйм һәм һәрбер мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлыйм. Башкача мөмкин дә түгел. Кешеләр миңа ышаныч белдерде, һәм мин аларның өметләрен акларга тиешмен. Авылдашларга, бигрәк тә авыл советы хакимиятенә рәхмәтлемен, алар миңа бик нык ярдәм итә. Шуңа күрә дә авылыбыз өчен эшләребез уңышлы килеп чыга”, - ди Валерий Петрович.

Ул җәмәгать эшләрен мәктәп, клуб, балалар бакчасы газ казанлыгында оператор эше һәм гаилә мәшәкатьләре белән бергә алып бара белә. Хатыны Антонида Васильевна, дүрт баласы һәм ире белән әти-әни йортыннан урам аша гына яшәгән кызы Света ярдәм итә. Бу гаиләдә барысы да ярдәмләшеп яши, шуңа күрә Валерий Петрович өчен җәмәгать эшләре дә авыр түгел, ә шатлык кына.

“Урындагы үзидарә көне алдыннан коллегаларыма түземлек, көч һәм эшләрендә уңышлар телим. Депутатларга авылдашлары турындагы хәстәрлек йөкләтелгән, шуңа күрә без бар мәсьәләләрдә дә хәбәрдар булырга тиешбез. Сезгә сәламәтлек, үз участокларыгызда кешеләр хакына тырышып эшләвегезне телим. Шул вакытта гына хезмәтебездән ямь табарбыз”, - дип бәйрәм белән котлады мәкаләм герое.

Динес авыл советы авыл биләмәсе Советы депутаты, абруйлы һәм тырыш Валерий Петрович Семенов зур кызыксыну белән эшли, шуңа барына да өлгерә. Битараф булмаган депутат башкача булдыра да алмый.


Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: