+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 11:14

Халыкка хезмәт итү – мактаулы һөнәр

Һәр көн башкаларның проблемаларын хәл иткән, якташлары төпле ярдәм, битараф булмаган җавап, эшлекле киңәш алган кешеләрнең район тормышында роле зур. 19 апрельдә район мәдәният йортында муниципаль власть, урындагы үзидарә органнары вәкилләре хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар фойеда район авыл биләмәләре күргәзмәләрен карап матур тәэссоратлар алды. Монда районыбызның талантлы кешеләренең төрле кул эшләре тәкъдим ителде, данлыклы якташларыбыз турындагы буклетлар, мәдәни һәм спорт чараларында төшерелгән фотосурәтләр коллажлары, туган авыллары һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең Мактау грамоталары, Диплом һәм Рәхмәт хатлары лаеклы урын алган иде. Аеруча Динес, Коралачык, Федоровка, Тәнәй һәм башка авыл биләмәләренең төрле экспозицияләре күңелгә хуш килде.

Район башлыгы В. Ф. Насретдинов муниципаль власть органнары ветераннарын, хезмәткәрләрен ихлас котлады. Бу өлкәдәге эшчәнлеккә җентекле анализ ясап, уңай нәтиҗәләрне билгеләп, үз вазыйфаларын уңышлы үтәгән, урындагы үзидарә мәсьәләләренә шәхси өлеш керткән, үз эшенең осталары булганнарга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Читайте нас: