Семинарны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Н. Г. Насретдинов ачты. Арытабан ул МТСның Миякә филиалына яңа гына директор итеп тәгаенләнгән А. Х. Садыйковка сүз бирде. Ул язгы басу эшләренә әзерлек барышы, язгы чәчү вакытында филиалның башка хуҗалыкларга ярдәм итү буенча мөмкинлекләре турында сөйләде.
Коры Изәк фермасы мөдире З. З. Йосыпов тармакта эшләр барышы белән кыскача гына таныштырып үтте.
- Берничә ел монда савым сыерлары асралды. Соңгы елларда үгезләр симерттек. Ферма беренче ел гына алмаш таналар үстерү мәйданы булып тора. Бүгенге көндә монда 732 баш мөгезле эре мал, шуларның 400е – таналар, калганнары – бозаулар. Кышны уңышлы чыктык. Мал азыгы җитәрлек. Коллективта 12 кеше намуслы хезмәт сала, - диде Зиннур Зәкәрия улы.
Чакырылучылар маллар асралган кардаларны карап чыкты. Бер үк вакытта ферма мөдире таналарны орлыкландыру сроклары, орлыкландырылган таналарның яше һәм авырлыгы турында сөйләде. Хуҗалыкларның бухгалтерлары ферма мөдиренең документлар алып бару тәртибе белән танышты.
Ветстанция үз чиратында терлек биналарын эшкәртү һәм дезинфекцияләү буенча заманча җиһазлар белән таныштырды. Алар шулай ук җитәкчеләргә санитар эшкәртү буенча тиешле чаралар үткәргәндә автомобиль кузовына урнаштырылган, җиңел генә күчереп йөртердәй савытларны сатып алырга киңәш бирде.
Ветеринария хезмәте белгечләре шулай ук район территориясендә эпидемиологиягә каршы эшләр үткәрү турында да сөйләде.
Семинарда катнашучылар “Илеш РТП”сы җәмгыяте вәкилләре белән очрашты, алар үз чиратында тимер каркаслы тентлы япмалы биналаның һәм корылмаларның өстенлеге турында бәян итте. Арзан, җиңел җитештерү мөмкинлегенә ия булу һәм күпфункциялелек - корылмаларның төп үзенчәлекләре.
Семинарга Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Н. Г. Насретдинов йомгак ясады.