+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2018, 12:02

Балаларга яхшы укуларын теләде

Ел саен майда кече ватанына генерал-полковник, Советлар Союзы Герое, РФ Дәүләт думасы депутаты Николай Тимофеевич Антошкин кайта. Бу юлы аның сәфәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар һәм яугир-интернационалистлар һәйкәлләренә тантаналы чәчкә салудан башланды.

Гончаровка авылы клубында яхшы традиция буенча кадерле кунакларны икмәк-тоз, матур концерт номерлары белән каршы алдылар.

Николай Тимофеевич үзенең тормышы, Бөек Ватан сугышы, Совет Армиясенең Европаны фашизмнан азат итүендәге роле турында сөйләде. «Советлар Союзы Геройлары, Русия Федерациясе Геройлары һәм Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе Дан ордены тулы кавалерлары клубы» Төбәкара җәмәгать оешмасы идарәсе рәисе буларак җәмәгать эше белән таныштырды. Мәктәп укучыларына яхшы укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен, һәрвакыт яхшырак булырга омтылуларын, Ватаннарын сакларга әзер булуларын теләде. Барсын да җитеп килүче Җиңү көне белән тәрбикләде.

Район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов үзенең чыгышында шулай ук 9 май бәйрәме турында сөйләде, билгеле якташыбызга очрашу, даими күрсәтелгән ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Кузьминовка авылы мәктәбендә укучылар Геройны түземсезлек белән көтә иде. Аңа һәм Җиңү көненә багышлап балалар әдәби-музыкаль композиция әзерләгән. Николай Тимофеевич балаларга, педагогларга, мәктәп директорына җылы каршы алганнары өчен рәхмәт әйтте, алып кайткан бүләкләрен тапшырды. Мәктәп музее ВВС, Русия байраклары һәм Җиңү Байрагының күчермәсе, Чернобыльдәге гарасат вакытында авиация хәрәкәтләре турында видеофильм, китаплар, башка кыйммәтле экспонатлар белән тулыланды.

Бу көнне Гончаровка һәм Кузьминовка авылы мәктәпләре укучылары кызылармиячеләр сафларына алынды. Тантаналы чара һәм Геройның сәфәре балаларның күңелендә озак сакланыр, чөнки алар тарихка кагылды, якташларыннан күп кызыклы әйберләр белде.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.


Автор фотосы.
Читайте нас: