+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2018, 12:07

Бер яшьлектә, бер картлыкта…

Югары Явыш авылының пенсия яшендәге күпчелек хатын-кызлары телевизор каршында утырырга күнекмәгән.

ырга күнекмәгән.

“Акъәбиләр” оешмасы һәм хатын-кызлар советы инициативасы буенча “Хуҗабикә” клубы эшли башлады. Совет белән берлектә авыл клубында, мәчеттә үткәрелгән барлык чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашабыз.

“Хуҗабикә” клубы әгъзалары атна саен чәршәмбе көнне очраша һәм көндезге икедән кичке алтыга кадәр вакытны бергә үткәрә. Монда 50 яшьтән өлкәнрәкләр җыела. Арабызда 75 яшьлекләр дә бар. Без бергәләшеп бәйлибез, чигәбез, үсентеләр, төрле чәчәкләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашабыз. Кулинария буенча дәресләр дә мавыктыргыч үтә. Башкаларны да өйрәтәбез, үзебез дә өйрәнәбез.

Бәйләү буенча осталык дәресләрен Мәхрүсә Ибатуллина үткәрә. Аның эшләре арасында бәйләнгән оекбашлар, беретлар, кофталар һәм башка әйберләр бар.

Асия Мохтарова ыргак белән бәйләргә өйрәтә. Лилия, роза чәчкәләре төшереп салфетка чигә. Эш арасында җырлап та алабыз, шигырьләр сөйлибез, Асия Хөснулла кызы оештырырга өлгергән халык уеннары уйныйбыз. Ул 30 елдан артык авыл китапханәсендә эшли. Соңгы елларда авылның хатын-кызлар советын җитәкли. Аның активлыгына таң калырлык, эштә дә өлгерә, өстәмә түгәрәк тә, җәмәгать эшләре дә алып бара. Ул-тугры хатын, сөекле әни, хәстәрлекле дәү әни. Аның белән эшләве рәхәт.

Әле өмәләр башланды. Без, “Хуҗабикә” һәм “Акъәбиләр” клубы әгъзалары,бу чараларда актив катнашырга җыенабыз.

Р. ДАШКИНА,

“Акъәбиләр” клубы җитәкчесе.

Фотода: “Теләге булганнар “Хуҗабикә” түгәрәгенә рәхим итегез!”.
Читайте нас: