+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2018, 11:53

Сугышны онытырга ярамый


Сугышны онытырга ярамый

Җиңү Көне – бәхет һәм шатлык, кайгы һәм хәтер бәйрәме, көчле илебезнең батырлыгы, шушы батырлыкны кылган куркусыз халык алдында баш ию ул. Русиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Күпме гомер кыелган, күпме яшь түгелгән, күпме авырлыклар төшкән ул авыр еллар туры килгән буынның иңенә.

Иртә таңнан барлык кешеләрне мәйданга җәлеп итеп хәрби җырлар яңгырый иде. Фёдоровкалылар үзләре дә, башка авыллардан килгән кунаклар да гаиләләре кочагына әйләнеп кайта алмаган, сугыш кырында, концлагерьларда һәлак булган, хәбәрсез югалганнарны хәтерләү өчен мәйданга ашыкты. Өлкән яшьтә, сәламәтлекләре какшаган булса да, безнең белән бергә шушы язны каршы алучыларны күрү шатлыклы иде.

Мәйданга Берлинда Рейхстагка кадалган Җиңү байрагының аналогын алып чыктылар. Бу мактаулы миссия яугир-интернационалист Н.П. Киреевка тапшырылды. Байрак төркеменә запастагы икенче ранглы капитан А.Д. Солдатов һәм запастагы өлкән мичман А.В. Антипов керде. Соңыннан, элекке традиция буенча, Билгесез солдат һәйкәленә Дан веногы, Геройлар аллеясенә, яугир-интернационалистларга чәчкәләр салдылар. Кораллардан аттылар.

Тантаналы митингны район хакимияте башлыгы В.Ф. Насретдинов ачты. Ул ветераннарны, тыл эшчәннәрен, сугышта катнашканнарның тол хатыннарын, сугыш балаларын җылы котлады. «Бөек Ватан сугышыннан инде 73 ел үтеп киткән. Тик Җиңү көне үзенең бөеклеген югалтмады, ул – халкыбызның ныклыгы һәм батырлыгы символы. Якташларыбыз башкалар белән беррәттән авырлыкларны үткән, җиңүгә өметләрен саклап калган. 10 меңгә якын фёдоровкалы солдат һәм командирлар булып фронтка киткән, 4,5 мең яугир, Ватаныбызны саклап, һәлак булган». Ул Советлар Союзы Герое исеме бирелгәннәрне, Дан Ордены кавалерларын атады. Һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алуны үтенде. Шулай ук Венер Фәрит улы әлеге вакытта арабызда яшәүче ветераннарның исемнәрен атады, аларга күбрәк игътибар, хәстәрлек бүлергә вәгъдә бирде.

Ветераннарга Җиңү өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек, озын гомер теләп, БР буенча Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Фёдоровка районнары хәрби комиссариаты бүлекчәсе начальнигы С.М. Кочергин, район ветераннар Советы рәисе М.Д. Куропаткин, Фёдоровка 2нче мәктәбе укучысы Курмаев Арсений чыгыш ясады.

«Сөюләрен тәмамлап китә алмадылар» әдәби-музыкаль-хореографик композициясендә хакимият, 92нче янгын часте, мәдәният бүлеге, Салават шәһәрендә «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте филиалының Фёдоровка комплекслы хезмәте, «Теплоэнерго» җәмгыяте, Фёдоровка РЭС, БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Фёдоровка районы буенча мөлкәт белән идарә итү Комитеты, «Башкиравтодор» җәмгыятенең Фёдоровка юл төзү-ремонтлау идарәсе, редакция, мәгариф бүлеге, Авыл хуҗалыгы идарәсе, ветстанция, район дәваханәсе, БР буенча Федераль казначылык Идарәсе, «РОСГОССТРАХ» җәмгыяте, 1нче һәм 2нче мәктәпләр, «Гермес» җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты. Аларның күләмле чыгышы, һәрберсенең ролен яхшы башкаруы тамашачыларның йөрәгендә тирән эз калдырды.

…Авылда кызу мәл – печән чабалар. Аяз күктә күк күкрәү кебек малай тавышы яңгырый: «Сугыш башланды! Радиодан бер абый әйтте!» Хатын-кызлар, әби-бабайлар авыл белән ирләрен, улларын, абыйларын Ватанны сакларга озата. Солдатлар яу кырында гомерләрен дә аямый соңгы хәлләренәчә сугышалар. Фронт концерт бридагасының матур, ихлас чыгышлары яугирләребезгә дошман каршында көч, ныклык өсти. Батырларча сугышкан, күңеле белән туганнарына, якыннарына тугры булган, исән кайтырга вәгъдә биргән совет солдаты Үлемнең сүзләренә бирешми. Ак һәм кара көчләрнең алышы көтеп алынган җиңү белән тәмамлана. Германиянең капитуляциясе турында хәбәр иткән Левитанның тавышы яңгырый. Халыкның шатлыгының чиге-кырые юк…

Бәйрәмнең кульминациясе, традиция буенча, парад. Җиңү байрагы горур җилферди, локаль сугышларда катнашучылар, укучылар сафка тезелеп үтә. Ат җигелгән арбалар күренә, аларның тәүгесенә совет халкының «Барсы да фронт өчен! Барсы да җиңү өчен!» девизы язылган. Русиянең эре шәһәрләрендәге кебек үк, әлбәттә, азрак күләмдә, мәйдан буйлап хәрби техника үтә. Монда солдатлар, медицина җиһазлары, кухня, пушка белән йөк машиналары да, Т-34 танкы да, мотоцикллар да бар. Әлбәттә, легендар «Катюша» җыелучыларның игътибарын җәлеп итә.

Күпләр Бөтенрусия акциясе – «Җиңү көне» җыр-гимнын башкару вакытында кушылып җырлады. Мәктәп укучылары гына түгел, якыннарының батырлыгы, Җиңүгә керткән өлешләре белән горурланган өлкәннәр дә яугирләрнең портретларын күтәреп «Үлемсез полк»та үтте. Соңыннан «Бөек Җиңү» җыры яңгырады. Шул вакытта Фёдоровка күге төрле төсле матур бәйрәм салюты белән балкыды.

Бәйрәмгә килгәннәр солдат боткасын тәмләп ашады. Үзешмәкәр артистларның концертын карады.

Җиңү, кырыгынчы елларны үткән ветераннарның, иңнәренә авыр сынаулар төшкән хатыннарның, гомерләрен сугышның кара еллары каралткан кешеләрнең күңелендә ныклы урын биләгән. Без, яшь буын, сезнең белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаячакбыз, Җирдәге тыныч тормышның лаеклы дәвам итүчеләре булырбыз.


Лилия

КАНТИМЕРОВА.
Читайте нас: