+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 11:22

Изге ай мөбарәк булсын!

Изге ай мөбарәк булсын!

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!

Әлхәмдүлиллаһ! Менә 16 майда изге Рамазан аена аяк басабыз! Ул барчабыз өчен дә мөбарәк булсын!

Мөселман дин кардәшләрем!

Ураза – Ислам диненең биш нигезенең берсе. Ураза – иртәнге таң яктылыгыннан кояш батканчы ашау-эчүдән, җенси якынлыктан Аллаһы хакы өчен тыелып тору. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясы сәламәт яшәсен өчен үзенең кануннарын җибәргән. Шул кануннарның берсе – Рамазан аеның уразасын тотуга боеру. Ураза тотуның хикмәте тәкъвалыкны арттыру, булмаса – булдыру. Ураза тоту белән кеше үзенең зәгыйфьлеген һәм мохтаҗлыгын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәккәберлеге киселә. Сусау, ачлык катылыгын татучы кеше фәкыйрь-мескеннәрне исенә төшерә. Ураза тотучы Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә. Ураза да үзенә күрә бер үлчәү. Үлчәүнең бер тарафында сабырлыкны, шөкер кылуны, сәламәтлекне табарбыз. Ураза тоткан кешенең авырлыгы кими, чирләреннән арына, җыелган зарарлы матдәләр чыгып бетә. Уразадан соң 20 көн дигәндә аның гәүдәсе үз авырлыгына кайта. Ул үзен җиңел, сәламәт хис итә. Уразаның саваплары исәпсез күп. Аллаһы юлында бер көн ураза кеше белән ут арасына җир белән күк ераклыгы киртә куяр. Җәннәттә фәкать ураза тоткан бәндәләр генә керә ала торган «Рәйән» исемле бер капка бар. Ул капкадан бары ураза тоткан бәндәләр генә үтәр. Барыбызга да шул капкадан керү насыйп булсын. Әмиин!

Рамазан ае – Коръән ае. Рамазан ае – рух-бәдәнне пакъләү ае. Рамазан ае – рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае. Рамазан ае – сабырлык ае. Ураза тоту – сабырлыкның яртысы. Сабырлык исә - иманның яртысы. Рамазан ае барчабызга мөбарәк булсын.

Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Барчагызга да Аллаһының рәхмәте яусын. Тормышыгыз тату, бәхетле-нурлы булсын. Бәла-казасыз, иминлектә үтсен, хәерле изге максатларга ирешергә насыйп булсын. Әмиин!

15 май, кичен мәчеткә тәравих намазына рәхим итегез!

В. ИСМӘГЫЙЛЕВ,

Фёдоровка үзәк мәчетенең имам-хатыйбы.
Читайте нас: