+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 11:18

Кан һәм җан тартканда

Кан һәм җан тартканда

БРда Гаилә елына багышланган «Гаилә - иҗат һәм илһам дөньясы» гаилә иҗаты фестивале районның төрле авылларында үтә. Гаилә мөнәсәбәтләре мәдәниятен күтәрү, гаилә кыйммәтләренең түбәнәюенә юл куймау – уртак булып тора. Динесләрнең дә матур, үрнәкле, талантлы гаиләләренә сокланды тамашачылар.

«Гаилә - сиңа ышанган, ярдәм иткән, күңелең тынычлыкта, гармониядә булган җир ул», - клуб мөдире Нәфисә Сабитованың бу сүзләрендә «җәмгыять ячейкасын» төзү мәгънәсе ята. Бу фикерне «Ак яулыклар» клубы рәисе Маһира Фәйзуллина да тулыландырды.

Чишмәләрен тәртиптә тоткан, ихаталарын матур чәчәкләр белән бизәгән кайсыберәүләргә бәйрәмдә Почёт грамоталары тапшырылды. Алкышлар астында сәхнәгә Мансур һәм Сәбилә Халитовларны, Зәйтүнә һәм Вәкил Галиевларны, Әлфия Халитованы, Зөлхия һәм Камил Кантимеровларны чакырдылар.

Гаиләләр тышкы матурлык белән генә сокландырып калмый. Аларның байлыгы эчке ихлас атмосферада да. Анслау (Миңсылу) Сәетбатталованың, Рәмилә Әбелхәерованың, Мәдинә һәм Мөдәрис Кантимеровларның, Маһира Фәйзуллинаның, Зиннур һәм Рәмзилә Сәйфуллиннарның, Нурфәез һәм Сания Кантимеровларның, Рәсил һәм Разалия Сәйфуллиннарның, Касыйм һәм Фәридә Фәйзуллиннарның гаиләләрендә нәкъ шундый җылы мохит. Аларның һәрберсендә әниләр һәм әтиләр, балалар, оныклар, туруннар җиң сызганып эшли белә һәм ярата. Үзләренең үрнәкләрендә гади, әмма мөһим дөреслекне исбатлый алар: авыл җирендә тик эшсөярләр генә иминлеккә, җитешлеккә ирешә. Бер-берсенә катлаулы хәлләрдә ярдәмгә киләләр, авыр минутларда терәк булалар. Алар башкарган моңлы җырлар, төрле биюләргә карап кызыгасы гына кала.

«Ак яулыклар» клубы әгъзалары, Гөлназ Әһлиуллина, Илүсә Гафарова башкаруындагы җырлар, сценка, Гөлчәчәк Гафарованың, унынчы сыйныф укучыларының биюе, гаиләләрнең фотопрезентацияләре, халык фотоларының күргәзмәсе бәйрәмгә үзенчәлеклелек өстәде.

Үземнән әйтәм: фестиваль миңа бик ошады. Шушы авылда, шушы кешеләр арасында туып-үстем, авылдашларым белән горурланам, объектив яктан әйтмәскә дә мөмкинмен. Тик РДК методисты Вера Денисова да оештыручыларны мактады, һөнәри яктан чыгып әйткәндә, башка авылларда моңа охшаш бәйрәмнәр күргәне булмавын билгеләп үтте.

Клуб мөдире Нәфисә Сабитова, худрук Гөлчәчәк Гафарова, китапханәче Миңнур Әдиһәмова фестивальгә бөтен күңелләрен салганнар, шуңа нәтиҗә көтелгәннән дә матуррак килеп чыккан. Шундый ук җылы атмосферада барлык гаиләләргә төрле номинацияләрдә Почёт грамоталары тапшырдылар. Барсы да яхшы эмоцияләр алып, катнашучылар өчен куанып, йортларына таралышты. Бүгенге артистлар үрнәгендә һәр көннән канәгать булып яшәргә мөмкин.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Автор фотосы.

Кантимеровлар гаиләсе хатын-кызлары белән генә көчле түгел, күп нәрсә тәү чиратта ир-атларга бәйле. Тик көчле зат вәкилләре үзләренең тырышлыклары белән мактанырга күнекмәгән. Сәхнәгә бүген алар тик яраткан хатын-кызларына чәчәк бүләк итер өчен генә күтәрелде.
Читайте нас: