+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 11:20

“Ярдәмегез өчен рәхмәтлебез”

“Ярдәмегез өчен рәхмәтлебез”

Кирюшкино авылына кергәндә сул яклап Макаровларның матур, иркен йорты урнашкан. Анатолий белән Наталья туксанынчы еллар ахыры-икемеңенче еллар башында өй туе үткәрә. Йортлары берничә бүлмәле, бик иркен һәм бар уңайлыклар белән төзелгән. Һәм анда ике гаилә – Макаровлар һәм Зубаревлар яши. Сүзебез менә шушы тырыш һәм үрнәкле кешеләр турында булачак.

Анатолий Николаевич белән Наталья Васильевна 30 елдан артык иңгә-иң терәп гомер кичерә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да башлы-күзле инде. Ә менә өлкән кызлары Татьяна өч баласы һәм ире Дмитрий белән алар белән бер йортта яши.

- Алты ел инде тату гаилә булып яшибез. Кызыбыз белән киявебезгә балаларын тәрбияләшәбез, - ди хуҗабикә. – Ирем вахта ысулы белән эшләп йөри. Хуҗалыгыбыз зур. Ул югында балаларым ярдәм итә. Аларсыз, оныкларсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Бәйрәмнәрдә кода-кодагыйларга киткән иделәр, шул арада сагынып та өлгердек үзләрен, - дип сүзен дәвам итте Наталья Васильевна.

Зубаревларның яшь гаиләсе үз йортларын тергезергә ниятли.

- Йортның нигезен салдык инде, җәйгә төзи башларга уйлыйбыз, - диде Дима. – Каенатам кебек мин дә Себергә йөреп эшлим. Ул кайта, мин китәм.

“Әти-әниегездән аерым яшәргә телисезме?” – дигән сорауга, кызы Татьяна ризалашып баш какты. Әмма әңгәмәбездә әти-әнисенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте:

- Алар һәрвакыт ярдәм итә, иң мөһиме – балаларыбыз караулы, йорт эшләре дә эшләнгән. Акча белән дә ярдәм итәләр, - диде Татьяна.

Хәзерге заманда ата-ана белән бергә яшәгән яшьләрне сирәк очратасың. Макаровлар һәм Зубаревлар гаиләсендә яшьләрнең кайчан да булса үз йортларында аерым яшәячәген барысы да белә. Әти-әнинең ярдәме нәкъ шушы чорда мөһим. Макаровларның кызы белән кияве дә үз балаларына менә шулай ярдәм итәр, дигән өметтәбез. Чөнки менә шушы мөнәсәбәтләре белән әти-әниләре изгелек, ярдәмчеллек, бердәмлек, авыр вакытта ярдәм кулы сузу кебек сыйфатлар үрнәге булып торалар. Балаларны сүз, үгет-нәсыйхәт белән генә түгел, ә тәгаен эшләр һәм гамәлләр белән тәрбияләү күпкә нәтиҗәлерәк. Моңа Кирюшкинодан Макаровлар гаиләсе үрнәгендә өйрәнергә мөмкин.

Татьяна белән Дмитрий да әти-әниләренең шушы сыйфатларын дәвам итәрләр, дип ышанасы килә.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: