+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 11:42

Дөньяда, илдә...

АКШ Дональд Трамп һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның очрашуын үткәрмәскә булганнан соң кораллы көчләрен югары хәрби әзерлеккә китерде. АКШ президенты белдерүенчә, хәрби көчләр “кирәк очракта” эш итүгә әзер.
ххх
Төньяк Корея үзенең бердәнбер ядро полигонын юк итте. Аны сүтү церемониясе Пхунгери өязендә булды. Бу вакыйганы Русия, Көньяк Корея, Кытай, АКШ һәм Бөекбританиядән бер төркем журналистлар күзәтте.
ххх
АКШның Вайомингтагы баллистик ракеталар сагы подразделениесенең 14 офицеры авыр наркотиклар кулланган өчен хөкем ителде. Авиабаза командованиесе гауганы йомып калдырырга тырышты.
ххх
Цзинань университеты (Кытай) галимнәре күмер өстендә әзерләнгән шашлыкның куркыныч булуы турында белдерде, чөнки янганда зарарлы полициклик исле углеводородлар (ПАУ) барлыкка килә. Алар әзер ит белән бергә организмга эләгә, шулай ук тиредә һәм үпкәдә “утыра”, онкологиянең төрле төрләре килеп чыгуына булышлык итеп, генетик мутация барлыкка китерергә сәләтлеләр.
ххх
Русиядә үзмәшгуль гражданнарга салым каникулын 2020 елга кадәр озайтачаклар. Дәүләт думасы беренче укуда тиешле закон проекты кабул итте. Каникул тәмамланганнан соң үзмәшгульләргә хәл итәргә– ШЭ булырга яки НДФЛ түләргә кирәк булачак.
ххх
Русиядә 2019 елның 1 декабреннән күпчелек товарлар өчен маркировкалау мәҗбүригә әвереләчәк. Илдә махсус матрикс-кодлар белән беренче булып сөт продукциясен маркировкалый башлаячаклар.
ххх
Кубаньда авыл туризмы елдан-ел популярлык яулый бара. Кунакларга чәй турлары, атта йөрү, балык тоту һәм сунар итү, шулай ук экологик һәм экзотик фермаларга экскурсияләр оештыралар. Кубаньда барлыгы 100дән артык аграр туризм объекты эшли.
ххх
Якынча исәпләүләр буенча, Якутиядә язгы ташкыннан 940 миллион сумлык зыян күрелгән. Исәпләүләр төгәлләнмәгән әле, чөнки төньяк елгаларда боз китү дәвам итә. 41 торак пункт зыян күргән.
(Киңкүләм мәгълүмат чаралары материалларыннан).
Читайте нас: