+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 11:38

Осталык һәм теоретик белемнәрен күрсәттеләр

“Линар” җәмгыятенең Златоустовка җәйге фермасы базасында машина белән сыер саву операторларының һәм көтүне ишәйтү буенча белгечләрнең район конкурсы үтте. Һөнәри осталыкка ярышларда 24 бәйгече катнашты. Алар районда яхшы белгечләр эшләвен тагын бер тапкыр исбатлады.

Конкурста катнашучыларны сәламләп һәм җылы теләкләр белән район башлыгы Венер Насретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Нурфәез Насретдинов һәм “Линар” җәмгыяте җитәкчесе Вильнар Скрынников мөрәҗәгать итте. Алар терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең эше җиңел булмавын билгеләп, бәйгечеләргә уңышлар һәм җиңүләр теләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Александр Сальников җыелучыларны конкурс шартлары һәм судьялар комиссиясе белән таныштырды.

Тантаналы өлештә традиция буенча флаг күтәрелгәннән соң бәйгечеләр биремнәрне үтәүгә кереште. Шушы кояшлы матур көндә барысының да кәефе күтәренке иде, һәммәсе дә җиңүгә омтылды.

Районның уналты иң тәҗрибәле савучысы ихтыяр көче һәм җитезлек күрсәтте. Ярышның бер этабында машина белән саву аппаратын вакытка сүтеп-җыярга кирәк иде. Тәү карашка гына бу гади кебек тоела. Ә аппаратта запчастьлар шулкадәр күп, белемсез һәм тәҗрибәсез моны башкару җиңелдән түгел. Шулай ук теория, саву корылмасын эшкә әзерләү, сыер саву һәм сөтнең чисталыгы буенча калган этапларны да оста үттеләр.

Авыл хуҗалыгы малларын ясалма орлыкландыру буенча сигез техник арасында конкурсның беренче этабы лабораториядә үтте. Орлык материалын әзерләү – үтә дә җаваплы процесс, стерильлек операция бүлмәсендәге кебек булырга тиеш. Конкурс комиссиясе шулай ук сыерларны орлыкландыруга әзерләү эшен һәм теоретик белемнәрне бәяләде.

Практик күнекмәләрне һәм теоретик белемнәрне тикшерүгә йомгак ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны Ирина Павлова (“Искра” җәмгыяте) яулады. Икенче һәм өченче урыннар – Эльвира Котлыбулатовада (“Линар” җәмгыяте) һәм Надежда Петровада (“Азат” җәмгыяте).

Көтүне ишәйтү белгечләре арасында мактау пьедесталының беренче баскычына Нәзига Гомәрова (“Искра” җәмгыяте) күтәрелде, икенче урында – Евгений Тарасюк (“Азат” җәмгыяте), өченче урын Сергей Фроловка бирелде (Федоровка район ветстанциясе). Конкурста катнашучылар арасында иң яшь савучы Регина Ядыкина булды (ШЭ КФХ Рощупкин), Надежда Петрованы (“Азат” җәмгыяте) иң тәҗрибәлесе дип атадылар. Ярышта катнашучыларның барысына да район авыл хуҗалыгы идарәсеннән Рәхмәт хатлары һәм призлар тапшырылды. Сабантуй бәйрәмендә җиңүчеләр тантаналы бүләкләнәчәк.

Һөнәри осталык бәйгесе матур концерт белән тәмамланды. Терлекчелек тармагы эшчәннәре өчен аны район мәдәният йортының талантлы артистлары әзерләгән иде. Шушы истәлекле, матур көндә линарлылар өчен яхшы билге булып һәм фермада эшләр тиешенчә баруын раслап, бозау туды.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Читайте нас: