+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2018, 16:16

Эшне дә, теорияне дә яхшы беләләр

Язгы кыр эшләре башлану белән, районыбызда механизаторлар арасында хезмәт көндәшлеге конкурсы старт алды. Йомгак ясаганда ул иң яхшы ун кыр эшчәнен ачыклады. Шушы көннәрдә алар арасыннан өч һөнәри останы сайлап алдылар.

Иң яхшы унау исемлегенә эләгү өчен механизаторлар үз хуҗалыклары басуларында югары нәтиҗәләргә иреште. Гомумән, болар тәҗрибәле, ышанычлы, намуслы кешеләр. Ел саен аларга туфрак әзерләү, тырмалау, чәчү, ә кышын – кар тазарту, тирес чыгару, техника ремонтлау кебек эшләр йөкләтелә.

Ярышлар башланыр алдыннан аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Н. Г. Насретдинов һәм баш инженер Р. Б. Халитов сәламләде. Алар катнашучыларга күтәренке кәеф һәм җиңү теләде. Федоровка районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Ю. А. Шлентов конкурс биремнәре белән таныштырды. Механизаторларга тагылмалы МТЗ тракторын кабызырга, анда билгеле бер урында йөреп килергә һәм артка чигенеп бокска куярга кирәк иде. Йөри башлар алдыннан конкурста катнашучылар май күләмен тикшерде, тракторга техник тикшерү үткәрде. Теория өлешендә билетлар буенча тест үткәрелде. Монда авыл хуҗалыгы техникасын хәвефсез эксплуатацияләү һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Һәркем биремнәрне бик яхшы үтәп чыкты.

Нәтиҗәдә, 120,7 балл җыеп, М. В. Фрунзе исемендәге кооперативтан Флүз Сабитов җиңүче булды. “Искра” җәмгыятеннән 119,5 балл җыйган Валерий Буркинга икенче урын бирелде. Мактау пьедесталының өченче баскычын “Азат” җәмгыятеннән Анатолий Михайлов яулады. Ул 106,9 балл җыйды. Җиңүчеләргә “Сабантуй-2018” бәйрәмендә бүләкләр тапшырылачак.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: