+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 11:34

Aкча эшләү юлын тапканнар

Кадыйровларның яшь тату гаиләсендә беркем дә эштән курыкмый. Хәтта беренче сыйныф укучысы Тимур да әти-әнисенә бик теләп ярдәмләшә: күркә һәм каз бәбкәләрен саклый, түтәлләргә су сибә, кече игезәк туганнары Аскар белән Сафинаны караша.

Кадыйровларның яшь тату гаиләсендә беркем дә эштән курыкмый. Хәтта беренче сыйныф укучысы Тимур да әти-әнисенә бик теләп ярдәмләшә: күркә һәм каз бәбкәләрен саклый, түтәлләргә су сибә, кече игезәк туганнары Аскар белән Сафинаны караша.

Альбина Марат кызы белән Айнур Рафаил улы Юрковка авылында зур булмаган уңайлы йортта яши. Гаилә башлыгы “ГИП-Электро” җәмгыятендә электромонтер булып эшли, ә хуҗабикә бәләкәч балаларын тәрбияли. Игезәк сабыйларга нибары бер яшь тә җиде ай гына әле.

Хәзерге заманда бер хезмәт хакына һәм балалар пособиесенә генә көн итеп булмый. Шуңа күрә дә алар ихаталарында кош-корт асрарга карар иткән, бу гаилә бюджетын да тулыландырырга ярдәм итәчәк.

- Бу тормыш иптәшемнең идеясе, - ди Альбина Марат кызы, аның белән очрашуыбызда. – Баштарак иткә үгезләр симертә идек, әмма тора – бара кош-корт асрауны отышлырак дип таптык. Бозауны ике-өч ел үстерергә кирәк, ә күркә берничә ай эчендә 25 килограмм авырлыкка җитә. Тәмле диетик итне базарда да теләп алалар. Аны сатып яхшы гына керем дә алып була.

Беренче елны 100 каз һәм 15 күркә алып үстереп караганнар. Казларны карау авыр түгел, ә менә күркәләр нәзберегрәк. Башта аларны Айнур Рафаил улы үзе караган. Интернетта үстерү һәм ашату буенча тәкъдимдәр тапкан. Кошлар бераз үскәч, аларны улы белән хатыны карый башлаган.

Быел Кадыйровларның ихатасында кошлар саны күпкә арткан. Альбина әйтүенчә, әлеге вакытта аларда 40 күркә, 300 баш каз бар.

Кошчылыктан тыш, яшь гаилә бәрәңге, кәбестә, кишер, редис һәм башка яшелчә үстерә. Алар арытабан да хуҗалыкларын киңәйтергә ниятлиләр. Өстәлең үзең үстергән сый белән тулы булуы куанычлы бит, бу гаилә бюджеты өчен дә бик зур ярдәм.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: