+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 11:44

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара

Матур музыка, әти-әниләр, дәү әниләрнең, барлык тамашачыларның күтәренке кәефе, чыгыш алдыннан биючеләрнең күңелле дулкынлануы “Гөлләр” ансамбле тәрбияләнүчеләренең отчет концертында җылы, дустанә атмосфера тудырды.

Матур музыка, әти-әниләр, дәү әниләрнең, барлык тамашачыларның күтәренке кәефе, чыгыш алдыннан биючеләрнең күңелле дулкынлануы “Гөлләр” ансамбле тәрбияләнүчеләренең отчет концертында җылы, дустанә атмосфера тудырды.

Балалар ансамбльнең җитәкчесе Лилия Йосыпова ел дәвамында өйрәткән төрле-төрле 24 биюдән торган киң репертуар тәкъдим итте. Үзенең белгәннәре һәм осталыгы белән быел ул 1-10 сыйныфлардан 31 укучы белән уртаклашты. Солистларны һәм төркемләп башкаручыларны сәхнәгә ансамбльнең элекке тәрбияләнүчеләре, алып баручылар Айгиз Сабитов һәм Руфина Фәйзуллина чакырып чыгарды. Биючеләрнең сәхнәгә һәр чыгуын тамашачылар җылы каршылады, игътибардан канатланган балалар тагын да шомарак, матуррак биергә тырышты. Ялыктыргыч репетицияләргә аларның күп вакыт һәм көч сарыф итүе күренеп тора, һәм бу үзен аклады.

Татар-башкорт биюләре булсынмы, яки “Клоун”, “Чунга-чанга”, “Буратино”мы, “Варенька” рус биюе, зонтлар белән биюме – кызлар һәм малайлар төркемнәренең һәр номерының үз күркәмлеге сизелеп торды. Бигрәк тә ансамбльнең иң бәләкәй тәрбияләнүчесе кечкенә Алсу Манапованы билгеләп үтәсе килә. “Ләйсән” балалар бакчасына гына йөрүенә карамастан, халык алдына чыгып биюдән һич тә тартынып тормый. Моны үз яше өчен бик тә зәвыклы һәм матур башкара. Шулай ук кунак, Федоровка 2нче мәктәбе укучысы, Л. Йосыпованың тәрбияләнүчесе Айзилә Хәйбуллинаның чыгышы вакытында да алкышлар тынып тормады.

Видео-фрагментлардан тамашачылар 1999 елда ничек итеп “Гөлләр” ансамбле барлыкка килүен, хәзер аның ниндигә әверелүен күрделәр. Эшчәнлеген туктатмастан диярлек ансамбль 20 еллап сөендерә, үсә һәм сихри бию дөньясына әйди. Бу – иҗатны үз иткән дәрт-дәрманлы балаларның очрашу урыны. Ә инде коллективның бәхәссез үзәге, рухы - әлбәттә инде Лилия Йосыпова.

Мәктәп директоры Р. М. Муллабаева, район мәдәният йорты методисты Н. Мортазина аңа олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, педагог-ветераннар Н. К. Бохариева һәм А. С. Кантимерова бүләкләр дә тапшырды. Л. Р. Йосыпова да балаларның әти-әниләренә, бәйрәмнең спонсорларына ярдәмнәре өчен, балаларның үзләренә тырышлыклары һәм түземлекләре өчен рәхмәт әйтте. Тәрбияләнүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Хореографик осталык үрләренә юлны җиңел дип әйтеп булмый: бу күп көчне алучы, ялыктыргыч физик эш, эмоциональ кичерешләр. Җитәкченең һәркемгә дөрес карашы, биючеләрне сәнгатьнең шушы төренә дөрес көйләү, аларда аңа сөю уяту “Гөлләр” ансамбле яшәвенең нигезе булып тора. Лилия Рәхмәтулла кызы киләчәктә дә тәрбияләнүчеләре тормышка ашырган яңа композицияләре белән сокландырсын, дип телисе килә.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: