+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2018, 11:46

Йөзеннән җылылык бөркелә

Каршыма ягымлы, мөлаем ханым чыкты һәм өенә чакырды. Көн җилле булса да, әңгәмәбез җылы килеп чыкты. Хуҗабикә чәй эчәргә тәкъдим итте. Кешеләр турында хәстәрлек күрү аның канында, чөнки ул – социаль хезмәткәр.

Каршыма ягымлы, мөлаем ханым чыкты һәм өенә чакырды. Көн җилле булса да, әңгәмәбез җылы килеп чыкты. Хуҗабикә чәй эчәргә тәкъдим итте. Кешеләр турында хәстәрлек күрү аның канында, чөнки ул – социаль хезмәткәр.

“Хәстәрлекле йөрәк” үзәге социаль хезмәткәре, Әтәч авылыннан кунакчыл, ярдәмчел ханым Гөлчәчәк Биктимер кызы Рәхмәтуллина да шушы җиңел булмаган эш белән шөгыльләнә. Аңа карасаң, бар кешегә дә ярдәм итәргә тели, кебек.

Г.Б. Рәхмәтуллина элегрәк “Алан” кооперативында бухгалтер булып эшләвен сөйләде. Вакыт үтү белән хуҗалык таркалган, ахирәте үзенең декрет ялы вакытында аңа социаль хезмәткәр булып эшкә чыгарга тәкъдим иткән. Эш күңеленә хуш килгән. Социаль өлкәдә инде сигез ел эшли. Эш көне нормалаштырылмаган. Атнасына ике-өч тапкыр өлкән яшьтәге кешегә барырга кирәк. Ул аларга азык-төлек, дарулар сатып алып китерә, өйләрен җыештыра, су ташый. Гадәттә апалар авылдагы, райондагы яңалыкларны сораша, серләре белән уртаклашалар.

Апалар Гөлчәчәк Биктимер кызының килүен көтеп алалар. “Социаль хезмәткәр булу өчен тыныч, игътибарлы, изге күңелле булырга кирәк”, -дип саный әңгәмәдәшем. Төп эшеннән тыш, ул ыргак белән бәйләргә ярата, ихатасында чәчәкләр, бакча җиләге үрчетә. Тормыш иптәше белән зур хуҗалык тоталар: кош-корт, бозаулар, сыерлар асрыйлар. Социаль хезмәткәр көне алдыннан Гөлчәчәк Биктимер кызы барысына да сәламәтлек, түземлелек, югары эш хакы, тормыш сөючән булуларын, ә апаларга – бәхетле озын гомер теләде.

Оксана БУРКИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: