Илебездә каһәрле сугыш башланган көн шаһитларының берсе Иске Чытырман авылында яши. Мостафа Хисаметдин улы Солтангуловка бу вакытта ун яшь була. Шушы коточкыч вакыйга аның хәтерендә уелып калган. Ул Җиңү көнен дә яхшы хәтерли.
- 1941 елның шушы көнендә мин өлкәннәр белән басуда идем. Алар бодай басуында утау утый иде. Сугыш башлануы турында безгә авыл бригадиры Исәнгулов Габдерәшит абзый хәбәр итте. Шуннан инде барысы да өйләренә кайтып китте, хатын-кызлар елаша башлады. Исемен хәтерләмим, җитәкче абый булгандыр инде, бар ир-атларны да җыеп, җыелыш үткәрде. Икенче көнне шушы кеше хәрби занятиеләр үткәрә башлады. Ирләр авыл буйлап сафка тезелеп йөрделәр, без, малайлар, аларны күзәтеп тора идек, - дип хатирәләре белән уртаклаша Мостафа Хисаметдин улы. - Әтиемнең кешеләрне ат арбасында Федоровкага хәрби комиссариатка алып барганын хәтерлим. Ул үзе сугышка бармады: аның яше 60 тан үткән иде инде. Кайвакыт ул мине дә үзе белән ала иде. Бервакыт аның белән Стәрлетамакка кадәр бардым. Бу юлы җигелгән атларга ияртеп тагы атлар алып бардык. Федоровкадан Югары Явыш аша шәһәргә юлландык. Шәкәр авылы янындагы яланда төн үткәрдек. Икенче көнне шәһәр станциясендә атларны эшелоннарга төяделәр, янәшәдәге вагоннарда - солдатлар. Шулай аларны сугышка озаталар иде…
1945 елның язында 14 яшьлек үсмер егет, 7 сыйныф укучысы Мостафа Солтангулов, гадәттәгечә, берүзе Иске Чытырман авылыннан Бала Чытырманга мәктәпкә ашыга. Иртәннән карлы яңгыр яуганга, малайның бер генә коры җире дә калмый. Аның артыннан авылга атка атланган берәү керә һәм авыл советына таба юнәлә.
- Бераздан мәктәп директоры, Юлдашбаева Гөлчирә Сәмигулла кызы (мәрхүм инде) бу җайдактан куанычлы яңалыкны белеп (җайдак Петровкадан шушы шатлыклы хәбәрне алып килгән), безне зур сыйныф бүлмәсенә җыйды. Ул сугыш тәмамлануы турында хәбәр итте. Барыбыз бергә: “Ура!” кычкырдык. Куанышып директорны тыңладык. Арада елаганнары да булды. Чөнки күпләрнең әтиләре сугыштан кайтмады, - ди Мостафа Хисаметдин улы. – Аннары директор барыбызны да шатлыклы хәбәрне өйдәгеләргә дә җиткерергә дип кайтарып җибәрде. Мин авылыма керү белән: “Сугыш беткән, сугыш беткән!!!” – дип урам буйлап кычкыра-кычкыра үттем. Сугыш бетү турындагы хәбәрне авылга мин җиткердем, - ди әңгәмәдәшем.
… Шул вакыйгалар турында сөйләгәндә, аның күзләрендә бүген дә шул вакытта авылдашларына Җиңү турында хәбәр иткәндәге кебек шатлык чаткыларын күрәсең.
- Сугыш бер гаиләне дә урап үтмәде. Ятим калган, ярым ач-ялангач, ябык балаларны күрү бик авыр иде. Безнең балачак менә шундый булды. Мин башка беркайчан да сугыш булмасын дип телим, - диде Иске Чытырман авылында яшәүче, сугышның тәүге көннәре шаһиты һәм Җиңү турында хәбәр итүче, элекке мәктәп директоры һәм атказанган укытучы, хәзерге вакытта хаклы ялда булган Мостафа Хисаметдин улы Солтангулов.
Хезмәт ветераны сүзләренә кушылып, без Җиңү өчен көрәшкән һәм аны якынайткан кешеләрне онытмаска тиешбез, дип кенә өстисе кала.