+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 11:57

Күршеләрдә...

стәрлебашлыларда

Районда яшәүче 35 яшьлек ханым авылдашларыннан алдап акча алган өчен хөкем ителгән. Суд тарафыннан аның 2014 елның апреленнән 2016 елның маенача 18 гражданиннан 8 млн сумнан артык акча алуы ачыкланган.

мәләвезлеләрдә

1 июньнән район һәм шәһәр мәктәпләрендә 29 көндезге лагерь эшли. Аларның 26сы – мәктәп, өчесе - өстәмә белем бирү учреждениеләре карамагында. Бүгенге көндә анда 2255 бала сәламәтлеген ныгыта. Беренче смена 21 июньдә тәмамланды, ә икенчесе биш белем бирү учреждениесендә планлаштырыла.

стәрлетамаклыларда

Район мәдәният йортында “Бүләккә әйберләр” традицион ярминкәсе үтте. Ул хәйрия акциясе кысаларында, яшьләр эшләре комитеты, муниципаль хакимиятнең мәдәният бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәме белән район волонтерлар корпусы тарафыннан оештырылды.

салаватлыларда

19-24 июньдә “Нефтехимик” спорт сараенда 24 яшькәчә юниорлар арасында авыр атлетика буенча Русия беренчелеге узачак. Илнең 50 төбәгеннән 140тан артык иң көчле спортчылар көч сынашачак. Уфа, Салават, Күмертау, Стәрлетамак, Белорет һәм Әлшәй районнарыннан 12 атлетчы Башкортстан Республикасы данын яклаячак.

күмертаулыларда

Маячный авылында яңа балалар бакчасы төзи башлаячаклар. Подрядчы “Капиталстрой” җәмгыяте төзелеш эшләрен ике ел эчендә тәмамларга ниятли. Объект Башкортстан Республикасының 100 еллыгына 100 объект программасына кертелгән һәм финанслау БР бюджетыннан булачак.

ишембайлыларда

Шушы көннәрдә Италия, Төркия гражданнары Ишембай тарихи-крайны өйрәнү музеенда булды. Махсус шушы сәфәргә әзерләнгән “Русия һәм Мин” программасы Русия Дәүләт Гимнын тыңлаудан һәм кунакларга өч төсле тасма тапшырудан башланды. Аннары аларга музыка кораллары һәм Русия Федерациясе халкының көнкүреш әйберләре күргәзмәсе, илебез турында документаль фильм тәкъдим ителде.

шарлыклыларда

Шарлык районында 2018 ел башыннан күпбалалы гаиләләрдән социаль контрактка (моңа ярашлы күпбалалы гаиләләр кош-корт, мал-туар, мал азыгы сатып алуга дәүләттән акча алала) 48 гариза кабул ителгән. Аларның 38е адреслы социаль ярдәм алган да инде.


(Район гәзитләреннән).
Читайте нас: