+23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 11:52

әниле нигез үзенә тарта

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әни.

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебезгә, Динес авылында яшәүче Хәбибуллина Фәридә Габдерахман кызына 80 яшь тула. Ямьле җәйгә тагы бер ямь өстәп якты дөньяларга килгәнсең син, әни. Җәйләр сиңа матурлык та өстәгән, шуңа да син ягымлы. Дөньяга килеп, беренче авазыңны салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар күккә күтәрелгән, парсыз кошлар парын тапкан, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Ә син, әниебез, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең. Җиткән кыз булгач, иң баһадир, иң батыр, иң изге күңелле, ихтирамлы егетне – безнең әтиебезне үзеңә яр иткәнсең. Менә шундый матур пардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.

Әни – безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Әни әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Әни – һәркөн күңел җылылыгын бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Әни – бар туганнарны, балаларны, кияү-киленнәрне, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Без сырхаулап ятканда күкрәгенә кысып: “Җан җимешем, балам”, - дип чын күңелдән борчылгансыңдыр. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Инде без үсеп, үз тормышыбызны коргач та, туган оябыз һаман үзенә тарта, чөнки анда син бар! Матур итеп куанып каршы аласың, борчылып озатып каласың. Тагын китәләр, дип боегасың. Кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт синең янда.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 80 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр балалар, энҗе бөртегедәй оныклар үстергәнсең.

Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне.

Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми һаман шулай безгә терәк булып яшә. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең, барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без – балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез!

Быел безнең әнинең дә юбилее – сиксән яше,

Әниебез безнең өчен иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган, булганына шөкер итә,

Күпне өмет итми генә, сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез күпне күргән, күпне кичергән,

Әти белән тормыш корып, өч бала сөеп үстергән.

Кайнанасын хөрмәт итеп килен вазыйфасын үткән,

Куркытмаган әниебезне авылдагы авыр хезмәт.

Гомер атың арымыйча йөзгә кадәр торсын үрдә,

Син булганда авыл да бар, туган йортыбыз да исән.

Ялгышмамын, син – ул, әни, безнең терәгебез, дисәм,

Ә без сиңа озак еллар “Әни” диеп сөеп дәшик,

Балаларың, оныкларың белән бергә гөрләп яшик!

Иң изге теләкләр белән кызларың Мәдинә, Зөлфия, кияүләрең Муса, Тәлгать, улың Малик, киленең Равия, оныкларың.
Читайте нас: