+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2018, 11:53

Үтеп кенә китсәк тә…

Үтеп кенә китсәк тә…

Мин бу арага керәлмим,

Этеп-төртеп карадым.

Янәсе изгелек телим-

Дусларымны барладым.

Сәламнәремне җибәрдем,

Бүләкләр биргәләдем.

Кайтып,кочаклап йөредем,

Әллә ниләр кыландым.

Узганнарга кайтыр өчен,

Вакытны артка борып.

Яшьлектәге дуслык көчен

Яңартып,янә корып.

Телефон трубкасының

Буяулары кырылды,

Хәлен белдем барысының-

Күпләр артка борылды…

Мин инде ышана алмыйм-

Трубканы күтәрмим…

Тик үткәннәремне саныйм-

Мин берсен дә онталмыйм.

Үткәндә борылып карый

Миңа билгесез кеше.

Билгесез-елмаеп карый,

Мине аңлый чит кеше…

Чит,бер белмәгән кеше,

Якты чырай күрсәтә.

Андыйлар минем ишем-

Үтеп кенә китсәк тә!



Кем ул җырлый?

Бушап калды киң урам,

Авыл йокыга чумган…

Җыр ишетелә әллә кайдан-

Кем ул,сагышларга тулган.

Кем ул,моңлы көен суза,

Кайдан бу чаклы аһәң?

Томанлы тугайны уза,

Ник сыкрана бу адәм…

Ул бит үзе генә түгел,

Мине дә сагышка күмә.

Талпына минем күңел,

Туктап тор,җанны өзмә.

Караңгы тыкрыклар аша

Кырларга барып җитә.

Йөрәк тибә,җаным шаша,

Тукта,җаным алып китмә!

Тик чынлап та, җыр туктала,

Бушап кала бар галәм…

Кипкән ирен дәшә,туктама!

Моңсыз мин гөлдәй сулам…

Ф. ГАФФАРОВ.

өчбүләк-Нефтеюганск.
Читайте нас: