+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2018, 11:06

Бөркетләр оя ташламый

“Линар” җәмгыятенең яшь механизаторы Руслан Әскаров – район сабанчылары конкурсында катнашып, район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнүче.

Ул Гавриловкада туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Наумовка авыл хуҗалыгы техникумында техник-механик һөнәрен үзләштерә. Арытабан Стәрлетамак районының “Рощинский” совхозында комбайнда, аннары куәтле К-700 тракторында эшли. Бер сүз белән әйткәндә, җитди техникада эшләү тәҗрибәсен ул шунда ала. Бу осталыгын үстерү өчен яхшы мәктәп була, әлбәттә. Әмма яшьләргә кайдадыр омтылу, үзен эзләү хас. Менә Руслан да беренче эш урынын калдырып, үзе әйтүенчә, тагы берничә урында эшләп, туган авылына кайта. “Без кайда юк, шунда рәхәт, тик өйдә барыбер яхшырак”, диләр бит. “Линар” җәмгыятендә аны шатланып кабул итәләр – яңа көчкә, яшь кулларга кем шатланмас соң?!

Яшь булуына карамастан, берникадәр тәҗрибәле Әскаровка шул ук К-700 тракторын ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Егет җаваплы, техниканы яхшы белә, үз эшен яратып башкара. Мондыйлар турында профессионал диләр.

Руслан Әскаров шундый ук үз эшенең остасы Таһир Мостафин белән бергә эшли. Ул Гавриловкага Стәрлебаш районының Күндерәк авылыннан килеп йөри. Коллективта шулай ук үз кеше. Алар икәүләп К-700 тракторы двигателенә, аның электр җиһазларына капиталь ремонт ясаган. Яңа “Омичка” чәчү агрегатын да аларга ышанып тапшырганнар, әлбәттә. Баш инженер Юрий Киржаков әйтүенчә, егетләр чәчү вакытында бик яхшы эшләгән. Ул коллективыннан, аларның эшеннән, эшкә мөнәсәбәтеннән канәгать. Хуҗалык каршындагы МТМ коллективының башка әгъзалары турында да бик күп җылы сүзләр ишеттек. Чөнки быелгы чәчүгә техниканы бик яхшы әзерләгәннәр, басуда ватылып, эш тукталу булмаган диярлек. Бу чорда ремонт бригадасы нибары дүрт тапкыр гына басуга чыккан. “Монда эретеп ябыштыручы Хөснулла Ниязгуловның да өлеше зур, - ди Юрий Викторович. - Ул да күрше районның Карагыш авылыннан килеп эшләп йөри”.

“Линар” җәмгыятенең К-700 тракторын хезмәтләндерүче ир-егетләребезгә килгәндә, Руслан Усман улы Әскаров белән Таһир Нурмөхәммәт улы Мостафин бүгенге көндә техниканы печән чорына әзерли, алар сенаж тыгызлау участогында эшләячәк. Бу да осталык һәм җаваплылык таләп итә.

Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: