+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2018, 11:40

Азатлылар эшкә әзер

“Азат” җәмгыяте эшчәннәре мал азыгы хәзерләү һәм чәчүлекләрне тәрбияләү буенча кызу эш чорында иген җыю комбайннарын да уңыш җыюга тулысынча әзерләгән.

Хуҗалыкның баш инженеры Гәрәй Хәйбрахман улы Якупов әйтүенчә, “Акрос” маркалы алты иген җыю комбайнының дүртесе Югары Явыш бригадасында. Алар биш ел тугры хезмәт иткән. Әмма эш күләме зур булганлыктан, тузулары да җитди генә. Менә шуңа күрә дә комбайн паркына белгечләр чакыртып, капиталь ремонт оештырырга туры килгән. Мондый техника өчен сервис хезмәте каралган – “Башсельхозтехника”ның Стәрлетамак филиалыннан вәкилләр килгән һәм тиешле эшләрне башкарган. Урындагы механизаторлар да тимер атлары янында булырга тырышкан, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән. Җәмгыятьнең тәҗрибәле механизаторларның берсе Илдус Биктимер улы Әлибаев үзенең “Акрос-530” комбайнын “күз уңыннан читтә калдырмаган”. Моңа аптырыйсы түгел, чөнки ул утыз ел механизатор булып эшли һәм шуның егерме биш елын – комбайнда. Менә шуңа күрә катлаулы заманча техниканың нечкәлекләренә шунда ук төшенә, чын профи (гафу итегез, модалы сүз!) буларак, техниканың тавышыннан ук кайда нәрсә дөрес эшләмәвен билгели ала. Хәзер комбайны яхшы торышта, үзе кебек үк бүгеннән эшкә әзер.

Гәрәй Хәйбрахман улы әйтүенчә, иген җыю чорында катнашачак барлык техника да эш хәлендә. Ә иген ташуда эшләячәк дүрт КамАЗ бүген мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Бердәм эштә, яхшы әзерләнгән, ремонтланган техникада производство участокларында үз эшләренең остасы булган башка эшчәннәр: мәсәлән, токарь Гобәйдулла Сабур улы Дашкинның, эретеп ябыштыручы Леонид Геннадьевич Евдокимовның һ.б. өлеше зур.

Һава торышы безне еш кына күңелсез сюрпризлар белән аптырата, ярый әле аларны без үзебезгә үзебез ясамыйбыз. Кагыйдә буларак, тиешенчә әзер булганда алар берсе дә куркыныч түгел.

Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.

Читайте нас: