+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2018, 11:42

Безнең Кара диңгез “олимпы”

14-20 июньдә Сочи шәһәрендә XIV Халыкара “Кара диңгез олимпы” фестиваль-конкурсы узды. Бу халыкара иҗади конкурс 2001 елдан үткәрелә. Монда Русиянең һәм чит илләрнең 50дән артык шәһәр һәм торак пунктыннан 800дән артык вәкил катнашты. Жюри карамагына 100дән артык номер тәкъдим ителде.

Күз алдыгызга гына китерегез – менә шундый халыкара дәрәҗәдәге мөһим вакыйгада без – федоровкалылар да: “Зорька золотая” вокаль ансамбле һәм солистлар Анастасия Синева белән Делия Халитова катнашты!Аларны конкурска Федоровка сәнгать мәктәбе укытучысы Наталья Васильевна Орлова әзерләде. Укытучының һәм конкурсантларның тырышлыгы бушка булмавы шатлыклы. 15 июньдә фестиваль-конкурс тантаналы ачылды. Монда барлык коллективлар да катнашты. Алдан ук һәр ансамбль белән аерым видеоролик төшерелгән иде. Әйткәндәй, алар нигезендә фестиваль турында документаль фильм төшерелде, ул тиздән телевизордан күрсәтеләчәк. Фестивальне ачуга ансамбль “Чәчкә ат, туган җирем - Башкортстан!” дип аталган визиткасын әзерләде. Ансамбль җитәкчесе Н. В. Орлова катнашучыларны республикабыз һәм районыбызның күренекле урыннары, уникаль табигать һәйкәлләре, башкортларның җиде ыруы тарихы белән таныштырды, чолыкчылык, томалап пешерелгән Федоровка чәе һәм аның шифалы сыйфатлары турында сөйләде. Визиткабызны көчле алкышларга күмүләрен әйтеп үтми булмый. 16 июньдә илнең дистәдән артык халык һәм атказанган артистларыннан, Мәскәү дәүләт мәдәният институты профессорларыннан, Русиянең күренекле сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри конкурсның беренче блогына бәя бирде. 17 июньдә ачык дәресләр үткәрелде. Н. В. Орлова “Музыкаль терапия” темасы буенча дәрес күрсәтте. Җитәкчене үз төркеме генә түгел, ә залда утыручылар да тема буенча җырлашып, куәтләп торды. 18 июньдә жюри коллективлар җитәкчеләре белән берлектә “түгәрәк өстәл” артында “Зорька золотая” ансамбленең һәм солистларның башкару осталыгын, номерларның үзенчәлеген, артистизмын (җырлар барысы да катнашучыларның матур, шома хәрәкәтләре белән озатылып барды), костюмнарның купшылыгын билгеләде. Жюри киләсе елда чит илләрдә үткәреләчәк югарырак дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга тәкъдим итте. Фестиваль ябыласы көн җитүен дә сизми калдылар. Гала-концерт, бүләкләүләр. Җитәкче Н. В. Орлова “Ачык дәресне яхшы үткәргән өчен” Дипломы һәм истәлекле медаль, “Зорька золотая” ансамбле - икенче дәрәҗә лауреат Дипломы һәм кубок белән бүләкләнде. Солистлар А. Синева белән Д. Халитова һәрберсе үз яшь категориясендә өченче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Катнашучыларны яхшы әзерләгән һәм һөнәри осталык, талант, максатчанлык өчен ансамбль җитәкчесе Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Бәйрәм фейервергы да искиткеч матур булды бу дулкынландыргыч кичтә! Сочи шәһәре буйлап экскурсияне, Кара диңгезне һәм көньяк кояшын онытырлыкмы соң! Фестивальдә катнашучыларга район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Б. Н. Сираҗетдинов ярдәм күрсәтте. Уңышка ирешсәләр дә, моның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар, алда аларны тормышка ашырыласы яңа уй-ниятләр көтә. Гөлфия әХМәРОВА.

Читайте нас: