+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2018, 10:45

Тынлык - әзерлек ул

Бүгенге көндә “Линар” җәмгыяте машина-трактор мастерскоенда алыш алдыннан тынлык шикелле. Ягъни, артык ыгы-зыгы юк, барысы да тыныч кына көндәлек эшләр белән мәшгуль. Әмма җитди һәм җаваплы басу эшләре этапларына әзерлек бер минутка да тукталып тормый.

Күптән түгел чәчүлекләрне химик утау тәмамланган. Тәҗрибәле механизатор Наил Йосыпов үзенең “Рубин” бөркегечендә 1200 гектар мәйданны препаратлар белән эшкәрткән. Ә Геннадий Фролов тагылмалы бөркегечле МТЗ-80 тракторында шушы эшне 800 гектарда башкарган.

Иген өлгергәнче механизаторлар һәм башка белгечләр техниканы ремонтлый. Әйтик, яшь, әмма техниканы яхшы белгән җаваплы механизатор Марсель Күсәпкулов “Полесье-600” мал азыгы җыю комбайнын тиешенчә әзерләгән. Ике тыгызлагыч Станислав Овчар белән Сергей Алексеевка беркетелгән. Алар да ремонт белән мәшгуль. Бүгенге көндә мастерскойда яңарак сатып алынган икенче “Полесье” мал азыгы җыю комбайнын да эшкә әзерлиләр.

Гомумән алганда, бу хуҗалыкта эшкә тотынырга һәм мал азыгы хәзерләүне җитез темпларда алып барырга әзерләр. Аларга сенажга 185 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне җыеп алырга һәм, әлбәттә, бер үк вакытта җәмгыять фермалары территорияләрендәге чокырларга салырга кирәк булачак. Аннары, өлгерүенә карап, башка культуралар - судан үләне, кукуруз җыеп алыначак. “Техника сынатмаячагына ышанам”, - ди “Линар” җәмгыяте баш инженеры Юрий Дмитриевич Киржаков.

Аның сүзләренә ышанырга мөмкин, дип саный хуҗалык җитәкчесе В. В. Скрынников һәм башка хезмәткәрләр дә. Без дә моңа кушылабыз һәм аларга, шулай ук районның башка игенчеләренә дә яхшы һава шартлары, эшләре уңышлы баруын телибез.

Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: