+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 13:48

Дуслык факелы катнашучыларны берләштерде

Районыбыз буенча узган якшәмбе, 15 июльдә үткән “Тынычлык йөгерүе-2018” Халыкара тынычлык факел эстафетасы күпме энергия, елмаю, яхшы кәеф, рух күтәренкелеге бүләк итте.

Районыбыз буенча узган якшәмбе, 15 июльдә үткән “Тынычлык йөгерүе-2018” Халыкара тынычлык факел эстафетасы күпме энергия, елмаю, яхшы кәеф, рух күтәренкелеге бүләк итте.

Бу эстафетага билгеле җәмәгать һәм гуманитар эшлеклесе, тынычлык урнаштыручы, күпкырлы иҗади шәхес һәм спортчы Шри Чинмой (1931-2007) нигез сала. Эстафета 1987 елда оештырылганнан бирле аңарда миллионнарча кеше катнаша. 30 ел эчендә факел тоткан йөгерүчеләр 155тән артык илдә була, 600 мең километрдан артыграк, шул исәптән безнең ил территориясе буенча 200 мең километрга якын юл үтә. Аңарда марафонның тынычлык миннән башлана идеясен, Җир йөзендә үзара аңлашып яшәүне һәм бердәмлекне яклаучы доброволецлар катнаша.

12 июньдә, Русия көнендә Төмәндә Русиядәге ике төп тармак – Көнбатыш һәм Көнчыгыш тармаклар старт алды. Көнбатыш тармак финишында бәйрәм фестивале Халыкара Тынычлык көнендә - 21 сентябрьдә Ставропольдә планлаштырылган. Көнчыгыш тармакның тантаналы финишы Владивостокта 24 августта булачак. Безнең район аша Көнбатыш тармак марафончылары йөгереп үттеләр дә инде. Федоровкалылар аларны Сәет авылы янында икмәк-тоз һәм кымыз, курай моңнары белән каршылады. Мәләвез районынннан эстафетаны кабул итеп алып, безнең спортчылар Ключевка ягына табан йөгерде. Алар арасында гомере буена спорттан аерылмаучылар да, олы яшьтә булуларына карамастан, марафончыларны хуплап, йөгереп үтәргә теләк белдерүчеләр дә бар иде. Балаларга исә өлкәннәр белән бер командада, алар белән йөгереп үтү күңелле булды. Ә Юрматыдан ветеран-педагог Тимербулатов Ринат Җәүдәт улы алты оныгын алып килгән! Кечесенә нибары 3 яшь кенә иде. Һәм балалар барысы да кулларына факелны тотып барудан горурлык кичерделәр. Мондый мөмкинлек һәр көн дә эләкми ич.

Ключевкадан катнашучылар Бала Чытырманга кадәр йөгереп килде, аларны монда юл буенда шарлар тотып каршы алдылар. Теләгән һәркем факелны кулында тотып карады, фотога төште. Арытабан марафончылар Федоровкага юл тотты. Балыклыдан аларга спорт энтузиастлары, район үзәгенә кергәндә, 92 санлы янгын часте янында башка доброволецлар –эстафетада катнашучылар кушылды.

Ә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы музыка яңгырый, әлеге вакыйганы кызыксынып күзәтүче халык җыелган иде инде. Муниципаль район башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов “Тынычлык йөгерүе” проектында катнашучыларны сәламләде. Ул сәламәт тормыш рәвешенә булышлык итүче эстафетага арытабан тагын да күбрәк кешеләр кушылуын теләде. Кунакларга безнең район турындагы китапны бүләк итте.

“Тынычлык йөгерүе-2018” оештыру комитеты рәисе Егоров Николай Иванович эстафета турында сөйләде, җылы кабул иткән, районда эстафетаны яхшы оештырган өчен Венер Фәрит улына Рәхмәт хаты тапшырды. Команданың һәр әгъзасы үзе белән таныштырды. Ижау, Ульяновск, Иваново, Казахстан, Белгород, Ставрополь, Чабаксар, Смоленск һ.б. спортчы-доброволецларының берләшүе, теләсә кайсы торак пунктта килеп кушылуы нинди шәп, һәм бу беренче ел гына түгел: шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга алар дуслык, гармония, бердәмлек факелын алып бара. Барысы да бергә билгесез солдат һәйкәленә чәчкә салдылар. Аннары теләгәннәр факелны тотып карады, планетабызның барлык халкына тынычлык теләкләрен әйтте. Мәйданнан район башлыгы, “Тынычлык йөгерүе” командасы, Федоровка спортчылары Стәрлебаш районы чигенә кадәр йөгереп узды. Анда инде аларны милли блюдолар, гармун моңнары, дәртле бию белән күршеләр көтә иде. Венер Фәрит улы факелны җылы теләкләр белән Стәрлебаш районы МР башлыгы Туктаров Фәнүр Зөфәр улына тапшырды.

Факел башка районнарга, башка шәһәрләргә юл тотты, ә бездә күпме уңай тәэссоратлар, эмоцияләр калды…

Гөлфия ӘХМӘРОВА.
Читайте нас: