+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2018, 13:45

Хуплау да, файдалы киңәш тә кирәк

Узган пәнҗешәмбедә районда БР Ветеринария буенча идарәлеге начальнигы Азат Салават улы Җиһаншин булып китте. Муниципаль район башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов белән ул гражданнарны кабул итте.

Узган пәнҗешәмбедә районда БР Ветеринария буенча идарәлеге начальнигы Азат Салават улы Җиһаншин булып китте. Муниципаль район башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов белән ул гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә кеше күп язылмаган иде, шуңа да барысын да дикъкать белән тыңладылар, тәкъдимнәр дә, файдалы киңәшләр дә бирелде. Мәсәлән, “Башкорт казы” җәмгыяте вәкиле И. З. Халитов сорау белән мөрәҗәгать итәрдән алда предприятиедәге эшләр торышы, казчылык буенча интеграция программасы, район ветеринарлары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Илнур Зиннур улы идарәлек җитәкчесенең ведомство вәкилләренең интеграциядә булган районнар каз үстерүчеләре белән хезмәттәшлек итүдә булышлык күрсәтүен сорады. Каз үстерүчеләргә халык өчен каз үстерү буенча консультацияләр рәвешендә дә, ветеринар хезмәткәрләрнең авыл кешеләренең ихаталарын, кош биналарын алдан карап чыгу һәм аларның яраклылыгы һәм шартларның ярашлылыгы турында белешмәләр бирү рәвешендә дә кирәк. Бу яшь үрчемнең яхшырак сакланышы өчен. Азат Салават улы дәлилләр белән килеште һәм кирәкле документлар пакетын әзерләргә тәкъдим итте, бу мәсьәләне тиз арада карарга вәгъдә итте.

Михайловка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы В. М. Акчурин авыл биләмәсе авылларының сугым пунктларыннан ерак урнашуы сәбәпле иткә сатыласы малны сую буенча таләпләрне йомшартып булмасмы икән дигән сорау бирде.

-Йомшартырга ярамый, Русия таможня союзының бердәм таләпләрен үти ич. Бу базарга сыйфатсыз ит эләкмәсен өчен эшләнә. Күрше төбәкләр һәм якында урнашкан Казахстан белән транспорт хәрәкәте зур булганлыктан, чиктәш территорияләрдән куркыныч йогышлы чирләр: себер түләмәсе, бруцеллез, тилчә, котыру чире, нодуляр дерматит, дуңгызларның африка чумасы керү куркынычы бар, - дип аңлатты Азат Салават улы. Килеп туган хәлдән чыгу юлы буларак, керем генерацияләүче проектлар программасы буенча Батырда сугым пункты төзү тәкъдим ителде.

Федоровка авылындагы сугым пункты хуҗасы ШЭ Х. А. Дәүләтов киңәшергә дип килгән: пункт бар, ветеринарлар бөтен процессны контрольдә тота, кешеләр аңа мөрәҗәгать итә. Тик менә калдыкларны утильләштерү проблемасы бар, тирә-як мохиткә зыян китермәс өчен аларны кайда куярга? Аңа бина төзеп яки булганын төзекләндереп суыткыч ясарга, аннары калдыкларны махсус предприятиегә тапшырырга тәкъдим ителде. Шулай ук бу өлкәдә башка эшкуарлар белән хезмәттәшлек итәргә, я булмаса крематор сатып алырга мөмкин.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Ветеринария идарәлеге җитәкчесе Федоровка ветстанциясендә, ШЭ Дәүләтовның сугым пунктында, Бала Чытырман участок ветеринария лечебницасында һәм “Азат” җәмгыяте сөт кабул итү пунктында булды.

Светлана ЗАЙЦЕВА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: