+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2018, 11:15

Коралачыкта клуб яңара!

Авыл җыены аны төзекләндерүне иң өстенлекле мәсьәлә итеп билгеләгән. Мәгълүм булуынча, урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында агымдагы елда республикада гомум бәясе 605,8 миллион сум булган 598 проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында Федоровка районының Коралачык авылы мәдәният йорты да бар.

Авыл җыены аны төзекләндерүне иң өстенлекле мәсьәлә итеп билгеләгән.


Мәгълүм булуынча, урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында агымдагы елда республикада гомум бәясе 605,8 миллион сум булган 598 проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында Федоровка районының Коралачык авылы мәдәният йорты да бар.


— Әлеге мәдәният йорты бинасы 1970 елда төзелгән. 363 квадрат метрдагы мәй-данда бүген авыл биләмәсе хакимияте, клуб һәм китапханә урнашкан. Әйтергә кирәк, бинаның түбәсе дә, тәрәзә-ишекләре дә нык тузган. Чөнки, 2000 елда биредә башкарылган эчке төзекләндерү эшләреннән тыш, бина төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән. Язгы-көзге чорда китапханәгә, башка бүлмәләргә су үтә, бу исә азмы-күпме булган эчке ремонтны да юкка чыгара, тәрәзә-ишекләрдән исә җил өрә. Шуларны исәпкә алып, авыл халкы җыенда, тәү чиратта, клуб бинасын төзекләндерүне өстенлекле мәсьәлә буларак билгеләде һәм, урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу өчен кирәкле документлар тутырылып, тиешле комис-сиягә җибәрелде, — диде, әлеге объект белән кыскача таныштырып, Коралачык авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Ибраһимов.

Рөстәм Җәүдәт улы белдерүенчә, тәүге елда әлеге объект программага кертелмәгән. Былтыр исә, документларны тагын да җентеклерәк әзерләгәннән соң, Коралачык авылы мәдәният йортын төзеклән-дерү өстенлекле проектлар исемлеген тулыландырган.

Программа шартларына ярашлы, 150 мең сумны авыл халкы үзе җыя, янә дә 60 мең сумны шушы территориядә урнашкан “Очкын” җәмгыяте күчерә. Дәүләт исә, үз чиратында, ремонтка 1 миллион сум бүлә.

Проект-смета документларына ярашлы, бинаның түбәсе тулысынча профнастил белән ябылачак. Моннан тыш, барлык тәрәзәләр дә, ә алар дистәдән артык, евротәрәзәләргә алыштырылачак, җылы-тылган заманча тимер ишекләр урнаштырылачак, бинага газ үткәреләчәк. Бинаны җылыту өчен җәмгысы 13 конвектор, ягъни кирәк вакытта һәркайсын аерып эшкә кушып, сүндерү мөмкинлеге булган җылыткыч корылма урнаштыру күздә тотыла.

— Түбә ябу, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру эшләрен башкару өчен тендерны Стәрлетамак шәһәрендәге төзелеш оешмасы отты. Алар июльнең икенче яртысында эшкә керешәчәк. Аңа кадәр исә без, авыл халкы белән җыйналып, иске түбә япмасын сүтәргә тиеш булабыз. Газ үткәрү һәм конвекторлар урнаштыру эшләрен исә тендерны откан икенче оешма башкарачак, — диде Рөстәм Ибраһимов.

Яңартылган Коралачык мәдәният йортын исә көз айларында тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру күздә тотыла.

— Әлбәттә, клуб ачылу уңаеннан зур бәйрәм оештырачакбыз. Анда республика, район җитәкчелеген, мәртәбәле кунакларны чакырырбыз дип торабыз. Иң мөһиме — авыл мәдәният йорты бинасын төзеклән-дерү клуб эшчәнлегенә дә, китапханә тормышына да, гомумән, рухи-мәдәни, хәтта социаль-икътисади яшәешебезгә дә яңа сулыш, яңа башлангычларга этәргеч бирер дигән өметтә калабыз! Авылыбыз киләчәге өчен бу бик мөһим, — диде мөһим төзе-лешкә зур өметләр баглаучы һәм киләчәккә якты караш ташлаучы Рөстәм Ибраһимов.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: