Моннан тыш, Федоровка районының “Ясаклы” крестьян-фермер хуҗалыгы искиткеч тәмле кымызы һәм куй сарыклары белән дә дан тота.
5 июльдә без булганда исә хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясенең иң кызган чоры иде.
— Күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданны били. Бүгенгә шуның 200 гектарында эшләр тәмамланды. Дөрес, печән былтыргыдан кайтышрак. Әмма борчылырга урын юк. Беренчедән, былтыргы печән запаслары күп булса, икенчедән, соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар икенче чабымның мул булачагына ышанычны бермә-бер арттыра. Бүген исә бөтен көч өлгергән күпьеллык үләннәрне югалтуларсыз печән итеп җыеп алуга юнәлтелгән, — диде хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, аның җитәкчесе Булат Насыйров.
Басуда әлеге мөһим кампанияне, әлбәттә, яшь җитәкченең төп терәге булган гаилә башлыгы Салават Насыйров әйдәп йөри. Без килгәндә, алар бергә хезмәттәшлек иткән фермер Вәкил Сәгыйтов, механизаторлар Фәнис Шәрипов һәм Мөбин Аитов белән рулонга төрелгән печәнне басудан ферма янына ташыйлар иде.
— “Яшел урак”ның төп этабын атна-ун көн эчендә тәмамлау бурычы куябыз. Аннары инде 266 гектарда шепкән (рыжик) майлы культурасын урып-җыюга төшәчәкбез. Аннан соң 260 гектарда арыш һәм 424 гектарда уҗым бодае басулары көтә. Иң мөһиме — яздан тиешенчә эшкәртеп, сыйфатлы орлык чәчкән һәм ашлаган басуларның һәркайсы мул уңыш вәгъдә итә, — ди Булат Салават улы.
Хуҗалыкның сабанашлык һәм техник культуралар мәйданнары да элеккечә әйтсәк, аерым бер колхозныкына тиң. Аерым алганда 1360 гектарга язгы бодай, 644 гектарга — солы, 95 гектарга карабодай, 900 гектарга көнбагыш чәчкәннәр. Моннан тыш, югарыда телгә алынган 266 гектардагы шепкән белән бергә, быел беренче тапкыр 180 гектарда җитен, 170 гектарда нут борчагы игүгә дә тотынганнар.
— Безнең өчен яңа булган культураларны игүгә алынганга кадәр базарны җентекләп өйрәндек. Шуңа да алар уңышын сатуга бәйле катлаулыклар булмас дип уйлыйм. Мәсәлән, шепкән мае косметологиядә киң файдаланыла. Җитен исә сәламәт туклану индустриясендә мөһим чимал булып тора. Нут борчагына да сорау зур икәнен беләбез. Әлегә ниндидер рәсми килешүләр төземәсәк тә, җыеп алыначак яңа уңыш белән инде бүгеннән кызыксынучылар бар. Гомумән, әлеге яңа юнәлешләр безнең эшчәнлеккә, хуҗалык үсешенә яңа этәргеч бирер дигән өметтә торабыз, — диде бу җәһәттән Булат Салават улы.
Яшь җитәкче белдерүенчә, уңышны җыеп алуда да катлаулыклар булырга тиеш түгел. Әйтик, чабуда алар “Нива” комбайны булган Илфат Сираҗетдинов белән килешү төзегәннәр. Янә дә урып-җыюда шулай ук ялланган “Кейс” комбайны һәм быел гына үзләре сатып алган “Вектор” комбайны катнашачак. Ашлыкны ташу өчен исә үз техникалары да җитәрлек: хуҗалыкның дүрт берәмлек “ЗИЛ” һәм “ГАЗ” машиналары бар. Ашлык саклагычлар һәм складлар да ныклы әзерлек сызыгына куелган.
Бер үк вакытта “Ясаклы” крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә терлекчелек тармагында да кызу эш кайный. Әйтик, елкычылык юнәлешендә 27 бия савуга куелып, көн саен 100 литрга якын тәмле һәм шифалы кымыз җитештерелеп, сәүдә нокталарына озатыла. Әйткәндәй, “Ясаклы” хуҗалыгы кымызын бүген инде районда һәм күрше-тирә төбәкләрдә генә түгел, Мәскәүдән заказ биреп сатып алучылар да бар! Гомумән исә хуҗалыкта атлар саны 120 башка җиткерелгән.
Терлекчелектәге икенче мөһим юнәлеш — сарык үрчетү дә нәтиҗәле үсеш алган. Булат Насыйров белдерүенчә, бүген куй сарыклары саны 180 башка җиткерелгән һәм җәйге чорда, дини бәйрәмнәр вакытында ярыйсы гына керем дә китерә башлаган. Хуҗаларның иткә бәяләрне күтәрмәве исә алар җитештергән продукцияне сатып алучылар санының елдан-ел артуы белән билгеләнә.
Ә менә сыер маллары үрчетү эше хуҗалыкта әле ныклап башланып кына тора.
— Бүгенге көндә хуҗалыкта 20 баш сыер малы асрала. Киләчәктә алар санын күпкә арттырып, ит терлекчелеген эшчәнлектәге төп юнәлешләрнең берсенә әверелдерү максаты куябыз. Моның өчен көтүлек мәйданнары да, мал азыгы базасы да, куралар да җитәрлек. Республика, район, урындагы җитәкчелек тә әлеге юнәлештәге эшчәнлекне һәрдаим дәртләндереп тора. Шуңа күрә бу максатка да, һичшиксез, ирешербез, дигән өметтә калам, —диде хушлашканда Булат Насыйров.
Һичшиксез, авыл киләчәген хәстәрләп яшәүче яшь фермерның барлык изге башлангычлары да тормышка ашсын дигән теләктә калабыз. Ахыр чиктә авылларыбыз язмышы да шушы рәвешле үрнәкле эшчәнлек күрсәтүче, өметле, алга карап эш итүче хуҗалыкларга бәйләнгән.