+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2018, 12:39

“Кызлар әтиләрен ярата!”

Бу күренеп тора. Бигрәк тә кечкенә Илдананың әтисен бер генә дә җибәрәсе килми, муенына сарылган, аның китәсен аңлый инде, озакка аерылышып торуларга һич кенә дә күнегә алмый. Ике яшьлек нәни Айша гына ахырынача төшенә алмый әлегә, хәер, юлга җыенуларның җитдилеге аның да йөзендә чагылган кебек.

Бу күренеп тора. Бигрәк тә кечкенә Илдананың әтисен бер генә дә җибәрәсе килми, муенына сарылган, аның китәсен аңлый инде, озакка аерылышып торуларга һич кенә дә күнегә алмый. Ике яшьлек нәни Айша гына ахырынача төшенә алмый әлегә, хәер, юлга җыенуларның җитдилеге аның да йөзендә чагылган кебек.

Әйе, Югары Явыштан күпбалалы гаилә башлыгы Радмир Халитов юлга җыена – һөнәре буенча ул газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, вахта белән Себер тарафларында эшләп йөри.

Хатыны Лилия белән дүрт бала үстерәләр алар. Өй булачак кәләшләргә бай. Өлкәннәре, ун яшьлек Элина өченче сыйныфка күчкән, яхшы билгеләренә генә укый. Ул әти-әнисенең төп ярдәмчесе дә. Аңардан беразга гына кечерәк Ралина өлкәннәрнең әйткәннәрен колагына салмыйча кайчакта бераз көйсезләнеп ала икән, апасы хәзер ярдәмгә килеп җитәргә әзер! Кече кызлар өчесе дә - Ралина, Илдана, Айша әлегә әниләре Лилия Закир кызы белән бергә балалар бакчасына йөриләр - әниләренең анда пешекче булып урнашуына ярты гына ел әле. Беренче һөнәре буенча ул штукатур-буяучы, бу һөнәре дә ярап кала, эш сөйгән кешегә шушы эшне белүе дә комачауламый. Былтыр кыш шушы урын бушаячагын белеп калгач та икенче һөнәр – пешекче һөнәре ала. Мәләвезгә барып укыган чакларында балаларны, йортны ире карап тора. Каенанасы да ярдәм иткән, аның белән бик матур, тату яшиләр. Ул да ерак түгел, шушы урамда гына. Балалар дәү әнисе янына гел генә барып йөриләр.

Лилия үзе Балыклыдан. Радмир белән яшьли дуслашалар, кыз бирегә туганнарына килеп йөри. Мәктәп дуслыгы акрынлап ныклы гаилә мөнәсәбәтләренә күчә, дүрт бала туу шатлыгы бүләк итә. Әйе, аларның йөзендә, күзләрендә ата-ана булу шатлыгы күренеп тора. “Улыгыз булуын да телисездер инде, тәвәккәллек итмисезме?” – дип сорыйм Радмир Мансур улыннан. “Малай булуы мотлак түгел. Кызларым белән дә бәхетлемен”, - ди ул.

Гаиләдә җанлылык, киң күңеллелек, үзара матур мөнәсәбәтләр аларга тумыштан киләдер. Икесе дә шундый гаиләләрдән, икешәр бала үскәннәр. Балаларының туганнары күбрәк булуын теләгәннәр. Мисал да янәшәдә генә - Радмирның әнисе Гөлнур Мөнир кызы ире белән үзләренең ике баласын үстергәннән соң (кызганычка каршы, тормыш иптәше вафат инде) тагын ике баланы тәрбиягә алган. Бу да зур батырлык, җаваплылык ич!

Әле яшь кенә гаилә башлыгы Радмир да үз өстенә зур гаиләсе өчен җаваплылык алудан курыкмый. Салаватта да эшләп алган, әле менә гаиләсе белән озакка аерылышып торуга да түзә. “Үзебездә яхшы эш булса, беркайда да китмәс идем”, - ди ул. Ә ул чын ир-егет, хуҗа. Эшләп кайтканнан соң, күп “себерлеләр” кебек, “рюмка тотып ял итми”, өйдә дә аңа мәшәкатьләр җитәрлек. Шушы зур йортны сатып алганнар, гаилә башлыгына эше дә күп булган: су үткәргән, эчтә бөтен уңайлыкларны булдырган, зур веранда өстәп салган. Кыш бала-чага урамда уйнап кергәннән соң карлы киемнәрен шунда гына салып калдыра. Уңайлы. Киң япма ясап куйган, күләгә, җиләс, яңгыр үтми. Ә хатыны ихата тутырып чәчкәләр үстерә. Уңайлы, матур. Өйгә кадәр цементланган сукмаклар да салган. Бакчада кирәкле бар нәрсә дә үсә. Киләчәктә абзар төзергә ниятләре. Әлегә мал-туарны Радмирның әнисендә тоталар, барысын да бергәләп, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр.

Лилиянең нинди пөхтә, булдыклы хуҗабикә икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Без бит гаилә башлыгының берничә сәгатьтән озакка эшкә китәсен белеп калып, алдан искәртмичә генә бардык. Һәр җирдә тәртип, чисталык, хәтта бала уенчыклары да кайда җитте шунда аунап ятмый, Радмирның юлга аласы әйберләре юл сумкасы кырына пөхтә итеп тезеп салынган. Ә без аларны бераз тоткарладык та әле булып чыга.

Шушы күркәм гаилә белән танышуыбызга шатбыз, йорт хуҗасының ерак җирләрдә исән-имин эшләп йөрүен, аерылышулардан соң өйдә һәрвакыт шатлыклы очрашулар телибез.


Гөлрәйхан БАКИЕВА.

Алсу САБЛИНА

фотосы.
Читайте нас: