+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2018, 11:06

Заман технологияләре – безнең киләчәкме?

Бу турыда уйланырга ныклы нигез бар. Тормыш авыр, диеп зарланабыз,Кем күргән соң мондый тормышны?Тәмле ашап, матур киенәбез,Шушы әллә начар тормышмы? Кер юмыйбыз, автоматка гына, Тапшырдык без шушы эшне дә. Мультиварка, микроволновкаларЭшләп тора һәрбер кешедә...

Бу турыда уйланырга ныклы нигез бар.


Тормыш авыр, диеп зарланабыз,

Кем күргән соң мондый

тормышны?

Тәмле ашап, матур киенәбез,

Шушы әллә начар тормышмы?

Кер юмыйбыз, автоматка гына,

Тапшырдык без шушы эшне дә.

Мультиварка, микроволновкалар

Эшләп тора һәрбер кешедә...


Без инновацион технологияләр дәверендә яшибез. Һәрберебездә кесә телефоны, планшет, ноутбук бар. Әйе, хәзерге заманабыз шундый. Бу технологияләрсез хәзер яши дә алмыйбыз кебек, чөнки эштә, көндәлек тормышта алар безгә зур ярдәм күрсәтә.

Хәзер кесә телефоннары күп функцияләргә ия: телефон аша югалган кешене номеры буенча эзләргә, кибеттә азык-төлек өчен түләргә, картаны ачып карарга, музыка тыңларга, уен уйнарга, фото-видео төшерергә, такси чакыртырга, чит илдән әйберләр сатып алырга, самолетка билетлар алырга мөмкин. Бу – кесә телефоннары функцияләренең берничәсе генә. Ә менә роботлар, робототехника, ясалма интеллект һәм алга киткән башка технологияләрнең мөмкинлекләренә күз салсак... Роботлар, мәсәлән, берничә елдан соң кешеләрне эш урыннарында алыштырырга мөмкин.

Ләкин бүген аларның начар яклары турында сүз алып барасы килә. Урамга саф һава сулап керим дип чыксаң, шундый күренешкә тап буласың: каршыңа килүче яшь кеше сине бәреп китәргә мөмкин. Аның карашы кесә телефонына “кереп киткән”, хәтта сине күрми дә. Сүз эндәшә башласаң да алар сине ишетмәскә мөмкин, барлык булган уйлары белән шул телефонда. Китап, гәзит, журнал уку яшьләрдә югалды. Бөтен яңалыклар Интернет челтәреннән генә карап укыла. Бу хәл кешенең тел байлыгын киметә, аралашу социаль челтәр аша бара, күзгә-күз карап сөйләшү бетеп килә.

Аның зыяны болар белән генә бетми әле! Күптән түгел яңалыклар чыгарылышында күрсәттеләр: бер яшь кыз кесә телефонын һәрвакыт арткы кесәсендә йөрткән. Телефон, эссе көнне кояшта кызып, кызның кесәсендә шартлаган, ул авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Шуңа да табиблар кесә телефоннарын кояштан яшереп йөртергә, күп вакытны Интернет челтәрендә утырмаска киңәш итә.

Балалар – безнең киләчәк. Һәрбер ата-ана үз баласының исән-таза, сау-сәламәт булуын тели, кирәк әйберен алып бирә, сөендерә. Хәзер һәр өйдә диярлек Интернет бар. Ләкин аның да начар яклары да күп. 2016 елда Интернет челтәрендә яңа уен пәйда була. Мәктәптә укыган балалар шуны уйный башлый. Интернет челтәрендә балага язалар, аңарда кызыксыну тудыралар. Уенның 50 биреме була: барысы да бер максатта: баланы үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итү. 50нче бирем барысына да бертөрле була: үз-үзеңә кул салу. Бала бу биремне эшли алмаса, яки эшләмәсә, аңа әти-әниеңне үтерәчәкбез, дип куркыта башлыйлар. Шушы уен аркасында Русиядә 24 бала үз-үзенә кул салды, 50дән артыгын коткарып калдылар. Ә уенны уйлап табучылар хөкем ителде. Мондый уен баланың психикасына зыян сала, шуның өчен ата-аналарга игътибарлы булырга кирәк.

Бала – ата-ана өчен иң кадерле кеше. Бер әни кешенең дә баласының елаганын, әлбәттә, күрәсе килми. Яңа гына ата-ана булган кешеләр, бала еламасын, дип, бәләкәй чактан ук аны кесә телефонында, планшетта уйнарга өйрәтә. Ул елый башласа, кулына телефон бирелә һәм ул елаудан туктый. Бер караганда, барысына да рәхәт. Бала тынычланды – әни кешенең йөрәге тыныч. Бала тик кенә утырганда эш эшләп алырга була дип уйлыйлар. Ләкин бу фикер дөрес түгел. Табиблар бәләкәй балага кесә телефоны, яисә планшетны көненә бер сәгатьтән күбрәккә бирергә ярамый, ди. Бала бер өйрәнеп китсә, аңардан бу кесә телефонын алып та булмаячак. Шуның өчен бик сак булырга кирәк.

XXI гасыр – яңа технологияләр гасыры. Инновацион технологияләр – ул безнең киләчәгебез. Бу технологияләрсез без яши дә, эшли дә алмыйбыз. Ләкин барысына да шуны әйтәсе килә: нинди генә инновацион технологияләр уйлап чыгарылса да, без роботка әйләнергә тиеш түгел. Без китап, журнал, гәзит укырга тиеш. Үзебезнең туган телне, сүз байлыгыбызны онытмаска, баетырга, үстерергә һәм шуларны балаларыбызга аңлатып бирергә тиешбез. Килешәм, кесә телефоны балага да кирәк. Без кайда гына булсак та, якыннарыбызга үзебезнең хәлне әйтеп бирә алабыз, хәтта күрергә дә мөмкин. Ләкин күзгә-күз карап аралашуны бернинди технология дә алыштыра алмаячак.

Ример НАСРЕТДИНОВ. "Кызыл тан" гәзитеннән.
Читайте нас: