+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2018, 10:57

Күңеле матур кешенең дөньясы да матур

Гөл-чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кош-корт үстерү өчен, чынлап та, күңеле белән матур, ачык йөзле, тырыш кеше булырга кирәк. Өчбүләк авылында гомер кичерүче, элекке күршем Миңнур апа Кадыйрова кебек нәкъ. Туган ягымда аны авылдашларым бик оста бакча үстерүче буларак белә. Миңнур Салих кызының җегәрлелеген күреп, ике елдан 80 яшен тутыра дип һич кенә дә әйтмәссең. Үзенең шәплеге, җитезлеге, эшсөярлеге, тынгысызлыгы белән яшь киленнәрне дә уздыра әле ул.

Гөл-чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кош-корт үстерү өчен, чынлап та, күңеле белән матур, ачык йөзле, тырыш кеше булырга кирәк. Өчбүләк авылында гомер кичерүче, элекке күршем Миңнур апа Кадыйрова кебек нәкъ. Туган ягымда аны авылдашларым бик оста бакча үстерүче буларак белә. Миңнур Салих кызының җегәрлелеген күреп, ике елдан 80 яшен тутыра дип һич кенә дә әйтмәссең. Үзенең шәплеге, җитезлеге, эшсөярлеге, тынгысызлыгы белән яшь киленнәрне дә уздыра әле ул.

Аларның йорт капкасыннан керү белән гөлбакчага эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Монда нинди генә чәчәкләр утыртмаган ул. Роза, бәрхет гөлләре, георгин, петунияләр… Санап та, сокланып та беткесез, ничәмә-ничә төрле үзләре.

“Мин гөл-чәчәкләр яратам, алар миңа сөенеч, шатлык бирә, күңелемә дәрт өсти. Чәчәкләр алар кеше кебек, хәлеңне аңлап, кәефеңне сизеп торалар”, - ди гөлбакча хуҗабикәсе. Әйе, чынлап та сиңа күз төбәп торган чәчәкләргә карап сөйләшәсе, серләшәсе килгән кебек булды минем дә.

-Әйдә, эчкәрәк үтик, - дип үзе артыннан ияртте мине күрше апам. Ә мондагы матурлыкны күрсәгезче! Рәт-рәт булып тезелгән чия агачлары җимешләреннән күз алгысыз. Кызыл, ак, кара карлыганнар тәлгәш-тәлгәш булып салынып утыра. Кура җиләгенең нинди төре генә юк монда! Телисең икән сарысыннан да авыз итәргә мөмкин хәтта. Без күбрәк урманнан җыеп өйрәнгән кара бөрлегән дә үсә биредә.

Арырак атласаң, озын-озын кишер, чөгендер, суган, сарымсак, кыяр түтәлләре җәйрап ятканын күрәсең. Бәрәңге белән кабагын әйтеп торасы да түгел! Кәбестәсе генә дә 70ләп төп булса, помидорын тагын да күбрәк утырткан Миңнур апабыз. Саный китсәң, 100дән артыктыр.

Миңнур апа, бакча эшләреннән тыш, кошчылык белән дә шөгыльләнә. Әле менә бүген, мин барган көнне, үрдәк бәбкәләре, бройлер, тавык чебешләре янына тагын да Федоровкадан утызлап баш каз бәбкәсе алып кайтты. Алары да, санасаң, 100 башка туладыр, мөгаен.

Бакча эшенә дә, кош-кортларны карарга да вакытыгызны ничек җиткерәсез, дип сорыйм Миңнур ападан. – Мин бик иртә уянам. Элек фермада эшләгәндә безнең өй тирәсендә карлыгач оясы бар иде. Ул кошлар җәен иртән сәгать дүрт тулганчы уяна. Аларның чыркылдашкан тавышына мин дә торам. Бу карлыгачлар хәзер юк инде, тик шулай да әле булса һәр иртә колагыма шушы яраткан кошчыкларымның тавышы ишетелгән, торыр вакыт җитте, дип әйтәләр сыман тоела.

Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, шундый гаҗәеп зур бакчаны (50 сутый), һәрчак игътибар таләп итүче йорт кошларын үстерү өчен яныңда бер ярдәмчең булу кирәк. Тормыш иптәше, тиздән 80 яшен тутыручы Хәмит абый аңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Берәр нәрсә юнәтү, я булмаса агач эше булсынмы, балта остасы булган күрше абыебыз тиз арада Миңнур апабыз кушканны җиренә җиткереп эшләп тә куя. Күршеләренә дә ярдәм итүдән баш тартмый. Көрәк-сәнәген саплап, кирәк булса пычагын да үткерләп бирә.

Бу гаилә пары гомерләре буена колхоз эшендә тырышып хезмәт салган кешеләр. Хәмит абый – терлекче, балта остасы булса, Миңнур апабыз 35 ел дәвамында алдынгы күрсәткечләргә ирешүче савучы булды. Дәүләтебез фидакарь хезмәтен күреп, бик күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм хәтта Германиягә юллама белән дә бүләкләде үзен.

Бианасы Сәлимә әби белән дә 40 ел аналы-кызлы кебек тату гомер иттеләр алар. Әбекәйне соңгы өч елында мунчага күтәреп диярлек алып барып юындырып алып кайта иде. Чирле кешене карау җиңелдән түгел, моңа күпме түземлек, көч, чыдамлык таләп ителә. Шулай да сыгылмады, сыкранмады, үз әнисендәй күреп соңгы көненәчә хәстәрләп карады.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, кыз-уллары да үзләренә охшап тырышлар. Һәркайсысы зур итеп йорт салып керде. Әлеге көндә һәрберсе әти-әниләре кебек зур бакча үстереп, мул уңыш ала, тырышып дөнья көтә.

Миңнур апа, күрше буларак, безгә һәрвакыт тырышлык өлгесе булды, дип әйтәсе килә. Әтиебезнең безне балачакта: “Әнә, Миңнур апагыз сәгать дүрттән торып, фермада 40 баш сыер савып, өендәге биш сыерын көтүгә озатып, 5 бозавын тау битенә илтеп кайтты, ә сез һаман йоклап ятасыз, оят түгелме?”, - дип уятуы әле булса хәтердә. Күрше апабызның ике кулына 15шәр литрлы сөтле чиләкләрен тотып иртәле-кичле юл аша чыгуы, чишмәдән көянтә-көянтә су ташулары бүгенгедәй күз алдымда.

Әйе, апабыз кебек тырыш, җегәрле, күңеле матур кешенең дөньясы да матур, түгәрәк була. Якын-тирәдәгеләренә дә дәрт өсти, изгелек өләшә андыйлар.

Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: