+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2018, 11:25

Үз нәселеңне онытма, тамырыңны корытма

Адәм баласының үз шәҗәрәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган, соңрак кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган. Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү һәр кешенең изге бурычы саналган. Шуңа да җәйнең соңгы атнасында Насыйровлар туганнарын барлау өчен үз нәселен бергә җыйды.

Шәҗәрә бәйрәме Өчбүләк мәктәбе эргәсендә, бик матур, миләш агачлары шаулап үскән урында барды. Чарага килүчеләрне иң тәүдә күргәзмәгә куелган кул эшләре җәлеп итте. Биредә Насыйровларның борынгы һөнәрләрне югалтмавы, аларны буыннан-буынга тапшырып камилләштерә баруы, тырыш халык булуы бөтен тулылыгы белән чагылып торды. Тегүчеләрнең, бәйләү-чигү, аш-су осталарының булдыклылыгы да күренеп торды.

Мәртәбәле кунаклар – район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Наил улы Сәлишевны, район китапханәсе директоры Зәйтүнә Равил кызы Мөхәммәтҗанованы, Дедово авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ю. А. Фадеевны авылыбызның бренды булган баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Алар һәркайсысы өчбүләклеләрне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрикләде һәм Өчбүләк авылында гомер итүчеләрне тырыш, булдыклы кешеләр буларак билгеләп үтте. Киләчәктә дә халкыгызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап, шушындый матур чаралар үткәрегез, авылыгыз һәрчак шулай гөрләп торсын, дигән матур фикерләр җиткерде.

Аннары сүз Мәләвез шәһәреннән туган авылына бәйрәмгә кайткан Айсылу Кадыйровага бирелде. Ул кунакларны Өчбүләк авылы тарихы белән таныштырды.

Авылыбызга явыз Иван эзәрлекләүләреннән качып, өч бертуган- Әптерәзәк, Миңкәй, Шамгулның безнең якларга килүе, куе урман, саф сулы шишмәләргә бай төбәгебезне өч өлешкә бүлеп алып, шунда төпләнүләре турында бәян итте. Килгән кунаклар авылыбыз, Ашкадар елгасы башы тарихын казыксынып тыңлады, өчбүләклеләр исә берничә йөз элек булган вакыйгаларны янә бер тапкыр күз уңыннан үткәрде, онытканнарын искә төшерде.

Аннары сүз Насыйровлар гаиләсенә бирелде. Алар кунакларны Фәүзия әбинең сандыгы белән таныштырудан башлады. Анда буыннан-буынга тапшырыла килгән шәҗәрә кулъязмасы, дәү әниләренең күңел җылысын салып бәйләгән шәлләре, чиккән сөлгеләре, тукыган келәм, паласлары салынган. Насыйровлар иң тәүдә 10 буынлы нәсел агачлары - шәҗәрәгә игътибар итте, әлбәттә. Аны аларга күп еллар Пермь өлкәсендә яшәгән Гафур абыйлары үз куллары белән язып-сызып калдырган.

Нәсел бәйрәмендә тарихи истәлекләр күрсәтелде, байтак еллар элек иҗат ителгән шигырьләр, такмаклар яңгырады, борынгы уеннар уйнатылды. Һәр сөйләм җыр-моң белән үрелеп барды. Кунакларга бигрәк тә Эльвира һәм Гүзәл Сираҗетдиноваларның, Фәридә һәм Назгөл Насыйроваларның, Фәридә Рәхмәтуллинаның, Алсу, Айсылу Кадыйроваларның башкарган җырлары ошады. Гөлем һәм Рәмил Сираҗетдиновларның дуэтын да халык бик җылы кабул итте.

Зәлия Фәйзуллина һәм Гөлфия Ишмөхәммәтова тамашачылар игътибарына үзләренең иҗат җимешләрен-шигырьләрен укып ишеттерде.

Шәҗәрә агачы янында шулай ук З. Насыйрова, Л. Кадыйровалар чыгыш ясады. Зөлфия Рәфкать кызы 1907 елда авылда мәдрәсә салынуы һәм анда аталы-уллы Хәммәтсабир һәм Закир Насыйровларның шәкертләргә дини белем бирүен, совет власте урнашкач, бу зыялы, укымышлы кешеләр эзәрлекләүләргә түзә алмый Урта Азия якларына чыгып китүен бәян итсә, Люция Мидат кызы Әбделгалим бабасы белән Рабыйга әбисенең зур, тату гаиләсе турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

-Бүгенге көндә иң күп тармаклы буын безнең буын, авылыбызда дүрт буын бик бердәм, тату яшибез, -диде ул горурланып.

Чара ахырында Стәрлебаш районыннан килгән (тумышы белән шушы нәселдән булган) Наилә Шәкүр кызы Шәрипова чараның эзлеклелегенә, төптән уйланып төзелүенә, әлеге нәселнең чиксез талантлылыгына басым ясады һәм әлеге туганнар бәйрәмен үрнәкле чара, дип билгеләп үтте.

Насыйровлар, шәҗәрә бәйрәменә килеп, буыннар тезмәсен барлап кына калмады, нәсел, гаилә тарихы аша үзләренең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый алды.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,-ди безнең халык. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган Насыйровлар гаиләсе үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек халык! Киләчәктә дә нәсел агачлары корымасын, мәңге яшел булсын, дигән теләктә калабыз.


Зилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: