+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2018, 17:09

Йолдызнамә

22-28 октябрьгә йолдызлар фаразы

КУЧКАР. Финанс ягыңны җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыңда яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак бул. Активлык бу атнада зыян китерергә мөмкин.
ҮГЕЗБОЗАУ. Атнаның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Яңа эшкә керешәсең икән, ул уңышлы тәмамланачак. Эчке сиземләвең искиткеч: чынны ялганнан шундук аерырсың.
ИГЕЗӘКЛӘР. Бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралың – башкаларны ышандыру сәләтең. Төгәллеккә омтыл, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.
КЫСЛА. Бу атнада иң зур куанычың – гаиләңнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сиңа элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгеңне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч иңәр.
АРЫСЛАН. Тыныч чор көтелә. Күбрәк эш белән узар ул. Атнаның икенче яртысы планнарыңны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин.
КЫЗ. Көзнең икенче ае – тормышыңдагы иң гармонияле, иң тыныч айларның берсе. Күңелдәге тынычлык, тормышның калган өлкәләренә дә үтеп кереп, хыялларны тормышка ашыра башлауда беренче адым булачак.
БИЗМӘН. Һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашың мөмкинлекләреңне барларга булышачак. Алдыңда – яңа офыклар ачыла, файдаланып кал.
ЧАЯН. Уңышлы атна. Бар да үз көенә, ничек планлаштырылган булса, шулай барыр. Атнаның беренче яртысында үзеңә зур файда китерәчәк ниндидер гамәл кылырга мөмкинсең. Тиң ярыңны очрату ихтималы зур.
УКЧЫ. Тормышыңның вакыйгаларга, яңалыкларга бай чорына керәсең. Күп очракта төптән уйлап эш итү һәм салкын канлылык таләп ителәчәк. Ниндидер кызыклы һәм файдалы тәкъдим булыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Егәрлегең ташып тора. Синдәге актив энергия тирә-яктагыларга дә йогачак. Әмма алай да бу атнада җитди эшләр планлаштырмый тор, планеталарның тәэсире бик үк уңай түгел.
СУКОЯР. Тормышның моңарчы күрмәгән яки дөрес бәяләмәгән якларын да ачарсың. Эчке сиземләвең бик көчле. Корган планнарыңа язмыш бераз үзгәрешләр кертергә мөмкин. Ничек кенә булса да, уңыш синең якта булыр.
БАЛЫК. Тормышыңда көтелмәгән вакыйгаларга урын юк, барысы да алдан уйланылган сценарий буенча бара. Әлегә яңа планнар кормаска, күнегелгәнчә эшләргә кирәк.
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас: