Кичләрен,көтү кайтканнан соң,мал-туар каралып, кичке аш вакыты узгач,авыл халкы капка төпләренә чыгып утыра. Кайдадыр музыка уйный,яшьләр парлап-парлап өске якка, клубка ял итәргә,кинога яисә тансыларга ашыгалар. Без-малайлар да үзебезчә җыйналып берәр капка төбен сайлыйбыз. Менә шулай, җәйнең бер матур кичендә Кәлимулла абзыйларның эскәмиясенә җыйналдык биш-алты малай. Шаярышып-көлешеп,төрткәләшеп-сөйләшеп утырабыз. Яныбызга,саф һава суларга дип Кәлимулла абый да чыгып утырды,култык астына саратски гармунын кыстырып.Аз гына моң таратып алгач безнең шапырынулы әңгәмәбезгә кушылды:
-Вәт малайлар,күптән инде,бер җәен алакарга басты авылны.Тилгән зурлык, диярсең гәүдәләрен.Авылдагы бөтен каз-үрдәк бәпкәләрен алып беттеләр парин.Ырымбурдан кайткан кунак малае Әнвәр русча,татарчаны бергә буталап:
-Да ладно,андый карга не бывает! Абзый аз гына басыла төшеп:Ну зур,бәк эреләр иде,-ди. Аучы Хәбир малае:-Ә ничек котылдылар алардан?Абзый аңа:-Ничек булсын,охотсоюздан приказ килде,атарга барсында. Карга башына биш сум билгеләделәр! Мин үзем илледән артыкны чәпәдем! Хәбир малае:-Кит әле,ул чаклыны бер ауда атып булмый. Безнең әти аудан бер-ике генә куян апкайта. Абзый басыла төшеп:Бер көнне генә түгел.Ышанмасаң әнә Сәгүрә апаңнан сора.Мин аның акчасына Шарлыктан мамык кәҗәсе алып кайттым! Аскы урам Җәгъфәр:-Кәҗә артыннан Шарлыкка барасы да юк.Әнә,Бәҗелүдән Әндри карт иң мамыклыларын үстереп сата.Абзый;-Ну малай шәп йонлы булды-Сәгүрә апагыз минем малайларның барсына оекбаш,бияләй бәйләп бирде.Әтличник Наил:-Абый син бик нык чирттерәсең.Беренчедән,бер кәҗә ул хәтлек мамык бирә алмый.Икенчедән ничек инде бар карганы атып бетерсеннәр ди? Әнә бу җәйне чыпчык ияләшкән.Бөтен шомырт, чияне чүпләп бетеп баралар...Агай үз аңлатмасын кертә;-Без, малай чакта,чыпчыкларны рогатка белән кыя идек. Әтличник Наил килешми:-Кәлимулла абый,без-кешеләр бар булган кошларны кыеп бетсәк,табигать нишли?Җирдә бит бер үсемлек,агач калмаячак.Кошлар бит аларны корт,бөҗәктән саклыйлар.Үзләре дә туена,балаларын ашатып үстерәләр. Кәлимулла абый:-Анысы шулай, диеп килешә...саратскины кулына алып,акрын гына сызып җибәрә.Бу сихерле моң әллә кайларга китеп,Ашкадар буйларына кереп югала... Ин-де вакыт соң булганга абзый кереп китә,иртән эшкә диеп. Без дә акрынлап таралабыз.Югары оч ягыннан гармунга кушылып җырлаган яшьләр тавышы ишетелә,кайдадыр шыгырдап капка ябыла.Төнге авыл үзенчә яши... Әни әзерләп калдырган таста аякларны чайкап,юрган астына чумамын.Төштә Кәлимулла абзый мылтык белән каргалар ата, әтличник Наил аның кулына ябышып кычкыра:-Атма аларга, алар да тере җанлы бит диеп ялвара...аучы Хәбир малае:-Әти кебек оста ата белмисең син диеп телен күрсәтә...Ырымбур кунагы Әнвәр:Да ну вас,”Сиз баргуз да алдакчилар” диеп кулын селти...Мин саташа-көлә йокыга талам...Иртәнгә барсы да онтыла,каядыр югала,тормыш мәшәкатләре басып китә...