+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2018, 12:20

Мәүлид ае башланды

Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган.

Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә.

“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих

«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл-әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.


Рабигүл-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.


Мәүлидне (Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көненә багышланган мәҗлес) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә.

Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле с.г.в. һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.


Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез с.г.в.нең тарафдарлары аны һәркөнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар. Бер тапкыр Аллаһның илчесе с.г.в. Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә, Расүлаллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Йә, Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. “Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!” – дигән сәхабә. “Менә хәзер инде синең иманың көчле”, – дип җавап биргән Пәйгамбәребез с.г.в.

Ибн Хишам Аллаһның расүле с.г.в.нең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в.не шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге “Мөхәммәд Расүлаллаһ” сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребез с.г.в.гә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлаллаһ с.г.в.нең вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Билал (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмады. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе. Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе», — дигән («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).


Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз.


Пәйгамбәребез с.г.в. туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһның расүле с.г.в.нән сорадылар: “Йә Расүлаллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?” – диделәр. Ә ул үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.


Бүгенге көндә Мәүлидне бәйрәм итү гадәтләре кайтарыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать (бидгә хәсәнә) булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», - дигәннәр.
Читайте нас: