Кышкы урман ап-ак карга чумган,
Тынлык хөкем сөрә кырларда.
Агачлар да йокымсырап кына,
Тибрәләләр кышкы моңнарда.
Үрмәкүчнең челтәр ятьмәседәй,
Кар өстендә җәнлек эзләре.
Ара-тирә тукран агач кага,
Ак кар камаштыра күзләрне.
Бәби итәк киеп, купшыланып,
Кызыл алка таккан баланнар.
Өсләренә мамык шәлен япкан,
Өшемәсен, дип шаян бураннар.
Нинди тынлык, нинди сихри дөнья,
Туган якта нинди хозурлык.
Миндә яши чиксез горурлык.
Өшетмәгез җанны, әй, бураннар,
Ачы җилләр, исми торыгыз.
Гомерләрем узып барган юлга
Кар-көртләрдән тозак корыгыз.
Кышлар үткәч, язлар килә җиргә,
Шулай яралганга табигать.
Яшьлек кенә нигә кире кайтмый,
Ник үзгәрми шушы хакыйкать?
Картлык белән Яшьлек таркалаша,
Шатлык-куанычлар, бәхет белән
Килсен гомеремнең һәр мәле.