+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 15:27

Яланаяк... күрше авылга!

Картәнисе сорамыйча алма алган оныгын урамга куып чыгарган.

Авыргазы районында 60 яшьлек картәни караучысыз калган 7 һәм 13 яшьлек ике оныгын берүзе тәрбияләгән.

Декабрь аенда бу өйдә яманаты бөтен республикага таралырлык вакыйга булган: картәниләре өлкән кызны сорамыйча алма алганы өчен башта кыйнаган, ә аннары өйдән куып чыгарган.

Үсмер өс һәм аяк киемсез урамда калган. Кыз бала 5 чакрым ераклыктагы күрше авылга туганнарына чак барып кергән. Алар аны дәваханәгә алып килгән дә инде.

Хәзерге вакытта балалар аларга ярдәм күрсәткән апа тиешле кешедә яши. Аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Ә менә кансызлык күрсәтеп, баланы кыш көне урамга куып чыгарган картәнигә карата җинаять эше ачылган.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: