+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2019, 15:30

Халыкны каты коммуналь калдыклар борчый

Үткән атнада муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать Советы утырышы булды.

Үткән атнада муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать Советы утырышы булды.

2019 елның беренче кварталында башкарылган эшләр турында доклад белән аның рәисе А.Т. Сәйфетдинова чыгыш ясады. Ул һәм шушы җәмәгать оешмасы әгъзалары район хакимиятенең ведомствоара комиссиясе белән район буенча рәсми булмаган мәшгульлек буенча, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлегенең “халык контроле” төркеме белән түбәләрне кардан һәм боздан тазарту буенча йөрүләрен әйтте. Моннан тыш, Советның рәисе һәм әгъзалары районның җәмәгать чараларында катнашкан. Асия Тимергали кызы шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да анализ ясады. Өч ай эчендә Җәмәгать Советына төрле сораулар белән алты кеше мөрәҗәгать иткән. Сораулар башлыча каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен түләүгә, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен компенсациягә, эшкә урнашуда ярдәмгә кагылган. Район башлыгы В.Ф. Насретдинов катнашлыгында да утырыш булган. Ул Җәмәгать Советының үткән елдагы эшенә уңай бәя биреп, 2019 елга мәсьәләләр куйган.

Арытабан муниципаль район хакимияте каршында мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча ике Җәмәгать Советын булдыру, авыл биләмәләре билгеләгән каты коммуналь калдыкларны җыю урыннарын карау, авылларда парклар булдыруда катнашу, балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең ял итүен өйрәнү һәм башка эшләр планлаштырыла.

Гөлфия ӘХМӘРОВА.
Читайте нас: