+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 16:59

Изге Рамазан ае башлануга ике атна вакыт калды

Быел Рамазанның беренче көне дүшәмбе, 6 майга туры килә.

Быел Рамазанның беренче көне дүшәмбе, 6 майга туры килә. Бу көндә мөселманнар ураза тота башлаячак, кичләрен авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар үткәрәчәк. Төннәрен Башкортстан мәчетләрендә өстәмә җәмәгать намазлары – тәравихлар укылачак. Ураза бәйрәме сишәмбе, 4 июньгә туры килә.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте изге айда түләүләр күләмен билгеләде. Тиешле фәтвагә Уфада мөфти Нурмөхәммәт Нигмәтуллин һәм БР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әюп Бибарсов кул куйды.

Мөфтият карарына ярашлы, Башкортстанда фитыр сәдакәсе күләме быел аз керемле гаиләләр өчен һәр гаилә әгъзасыннан 50 сум тәшкил итә. Урта керемлеләр өчен һәр кешедән 150 сум, җитеш яшәүчеләр өчен бу сумма 300 сум тәшкил итә. Сәламәтлек торышы буенча ураза тота алмаганнар өчен фидия күләме һәр көн өчен 180 сум (бер айга 5220 сум).

Нисаб (зәкәт түләү мотлак булган минималь мөлкәт, байлык) күләме 224000 сум, шушы суммадан 5600 сум зәкәт түләнергә тиешле.

БР Диния нәзарәтендә барлык түләүләрнең – зәкәтнең, фитырның, фидиянең 2018 елдагы кебек калуын билгеләделәр.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
Читайте нас: