+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2019, 12:09

Хезмәт министрлыгы ана капиталын сроксыз итәргә тәкъдим итте

Русия Хезмәт министрлыгы ана капиталы программасын билгеле бер вакытсыз итәргә тәкъдим итте.

Русия Хезмәт министрлыгы ана капиталы программасын билгеле бер вакытсыз итәргә тәкъдим итте. Бу турыда ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченко хәбәр итте.

Ул ведомствода бу программа буенча түләүләрнең күләмен даими индексацияләүне кертү кирәк дип санауларын билгеләде.

Элегрәк шуңа охшаш тәкъдим белән Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да чыгыш ясаган иде. Ул ана капиталы программасын 2025 елга кадәр озайтырга кирәклеге турында белдергән иде. Спикерның сүзләренә караганда, бу карарны ел азагына кадәр кабул итәргә мөмкиннәр.

Ана капиталы программасы Русиядә 2007 елдан бирле гамәлдә. РФ Президенты Владимир Путинның указына ярашлы, ул 2021 елга кадәр озайтылган иде. Һәр гаилә икенче яки арытабангы балалары туган очракта 453,026 мең сум күләмендә акча ала. Бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга яки ананың пенсиясенә тотынырга мөмкин.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://ria.ru
Читайте нас: