+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 16:17

Русия Почтасы Башкортстанның балалар социаль учреждениеләренә уку кирәк-яраклары белән посылкалар җибәрүне оештыра

Белем көне алдыннан Русия Почтасы социаль акция башлануы турында игълан итә. Аның барышында теләгән һәр кеше республиканың балалар социаль учреждениеләренә, уку кирәк-яраклары белән посылкалар салып, ярдәм итә ала.

Белем көне алдыннан Русия Почтасы социаль акция башлануы турында игълан итә. Аның барышында теләгән һәр кеше республиканың балалар социаль учреждениеләренә, уку кирәк-яраклары белән посылкалар салып, ярдәм итә ала. Һәр почта бүлекчәсендә әзер җыелмалар бар инде, аларга дәфтәрләр, рәсем төшерү өчен альбом, акварель буяулары, ручкалар һәм каләмнәр керә. Кешеләргә сайлап алу җиңелрәк булсын өчен, бүлекчәләр операторларында 1 сентябрьгә посылка салып булган төбәкнең балалар социаль учреждениеләре исемлекләре бар. Исемлектән тыш, посылканы Русия Федерациясендә урнашкан теләсә нинди башка балалар учреждениесенә дә җибәрергә мөмкин. Стандарт җыелманы башка кирәк-яраклар белән дә тулыландырырга була. Русия Почтасының Башкортстан филиалы җитәкчелеге республиканың балалар социаль учреждениеләренең бер генә тәрбияләнүчесе дә республикабыз халкы бирә алган җылысыз һәм игътибарсыз калмас, дип өметләнә.
Читайте нас: