+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 13:38

Мостай Кәримгә багышланган конверт чыкты

Стандарт почта маркасы белән конвертта Мостай Кәримнең башкорт пейзажы фонында портреты төшерелгән.

Стандарт почта маркасы белән конвертта Мостай Кәримнең башкорт пейзажы фонында портреты төшерелгән. Аны шагыйрь, язучы һәм драматургның тууының 100 еллыгына багышлап чыгарганнар. Башкортстан Республикасы УФПС директоры Ирек Галимов сүзләренә караганда, яңа конверт коллекционерлар тарафыннан да, әдәбият һәм тарих яратучылар тарафыннан да киң сорау белән кулланачак. Бу республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү сәюәпле (аның кысаларында Мостай Кәримнең юбилеена багышланган чаралар узды), соңгы вакытта республика белән бәйле булган бар нәрсәгә дә кызыксыну артуга бәйле. Элегрәк Башкортстанның халык шагыйренең 100 еллыгына багышлап махсус штемпель, беренче көн конверты һәм маркасы чыгарылган иде, аны тантаналы ябыштыру берьюлы Уфада, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булды. Конвертның тиражы 500 мең экземпляр. Аның тәүге партиясе Башкортстанның һәм Русиянең башка төбәкләренең почта бүлекчәләренә килгән дә инде.
Читайте нас: