+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 17:59

“Аек авыл-2019” республика конкурсы кысаларында Кызу линия

17-18 сентябрьдә республика халкы нарколог, психолог һәм психотерапевтларга бушлай мөрәҗәгать итә ала.

17-18 сентябрьдә билгеле табиблардан башкорт һәм рус телләрендә түләүсез консультация алырга мөмкин.

Чараны Бөтендөнья башкортлары корылтае, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, БР Сәламәтлек саклау министрлыклары оештыра.

17-18 сентябрь 11.00-20.00 сәгатьтә 8-900-347-5000 телефоны аша шалтыратып, аек яшәү рәвеше, эчкечелек, наркомания, эчкечелектән дәвалануга бәйле сораулар бирергә мөмкин. Белгечләр анык шәһәр яки районда кайда профессиональ ярдәм алырга мөмкинлеген, дәүләт медицина үзәкләре бушлай яки шәхси дәваханәләртүләүле нигездә нинди хезмәтләр күрсәткәнен аңлатып бирәчәк. Табибларга рус һәм башкорт телләрендә мөрәҗәгать итәргә була.

17 сентябрь (11.00-20.00 сәгатьтә) сорауларга җавап бирә:

-югары категорияле табиб-нарколог, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2нче санлы Республика наркология диспансеры баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Айдар Гаффар улы Рәхмәтуллин;

-БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Республика яшьләр социаль-психологик һәм мәгълүмати-методик үзәк психологы, медиатор Галия Әхәт кызы Салихова;

-БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәге консультатив-диагностика бүлеге психиатр-табибы Гүзәл Рим кызы Байбулатова (һөнәре буенча эш стажы – 16 ел).

17 сентябрь (12.00-15.00 сәгатьтә) медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасы наркологлары ассоциациясе президенты Владимир Юлдашев консультация бирә. Владимир Ләбиб улы Юлдашев Башкорт дәүләт медицина университетының психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире, 300дән артык мәкалә, монография, гыйльми-методик хезмәтләр авторы, БР психиатрия, наркология, психотерапия һәм медицина психологиясе сертификацион комиссиясе рәисе, психиатрия-наркология буенча аттестацион комиссия әгъзасы, Русия югары уку йортларының тәрбия эшләре буенча проректорлар Советы әгъзасы.

18 сентябрь (11.00-20.00 сәгатьтә) Айдар Рәхмәтуллин, Галия Салихова һәм табиб-психотерапевт, табиб-психиатр, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәге 1нче көндезге стационар мөдире (һөнәре буенча эш стажы – 5 ел) Илгиз Радик улы Байков сорауларга җавап бирәчәк.
#ҡоролтай

#курултай

#ВсемирныйКурултайБашкир

#АйыҡАуыл2019

#ТрезвоеСело2019
Читайте нас: