+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 11:17

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен гаиләләр

Башкортстанда якын арада өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен биш яңа гаилә барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

Башкортстанда якын арада өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен биш яңа гаилә барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

“2016 елдан башлап төбәктә карауга алучы гаиләләрне булдыру буенча 171 килешү төзелгән, шулардан 28 килешү таркатылган. Аларның 18е – өлкән яшьтәге кешеләрнең үлеме сәбәпле, – ди министрлыкның мәгълүмат секретаре Роза Кузьменко. – Бүгенге көндә Башкортстанда 136 шундый гаилә бар, аларда 143 пенсионер һәм инвалид яши. Шул ук вакытта җиде карауга алган гаиләдә икешәр өлкән яшьтәге кеше яки инвалид яши”.

Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен гаиләләр булдыру Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча булдырылган “Демография” милли проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин булды.

Карауга алучы гаилә – өлкәннәр һәм инвалидлар белән бергә яшәп, аларны карауны күзаллаган гаилә формасы. Мондый гаиләгә 65 яшьтән өлкән үз-үзен карый алган өлкән яшьтәге кеше яки даими карауга мохтаҗ булган инвалид урнаша ала. Гаиләдә яшәү, ике якның да теләгенә карап, бер айдан берничә елга кадәр сузылырга мөмкин.

Өлкән яшьтәге кешене яки инвалидны караган кешегә ай саен 6,2 мең сум түләнә. 1нче төркем инвалидны яки 80 яшьтән өлкән кешене караучыга түләнгән сумма 8060 сум тәшкил итә. Бу түләүгә салым салынмый.

Башкортстанның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, кабул итүче гаилә әгъзалары, өлкән яшьтәгеләр белән психологлар эшлиләр. Булдырылган кабул итүче гаиләне гел озатып баралар, чөнки өлкән кешенең яңа шартларга өйрәнүе гади генә үтми. Һәркемнең үз холкы, үз гадәтләре, карашлары.

“Еш кына карауга алырга теләгән гаиләләр өлкән яшьтәге кеше белән инде таныш һәм алар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, - дип өстәде Роза Кузьменко. – Карауга алучы гаиләләрне булдыру практикасы бу проектның социаль әһәмиятлелеген күрсәтте. Мондый гаилә ялгыз кешегә гаилә җылысын бирергә, аның көнкүрешен, гомум алганда, яшәешен яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә. Алар гел караулы була. Моннан тыш, йорт буенча көчләре җиткәнчә ярдәмләшеп, алар үзләренең файдалы була алуларын тоялар. Бу өлкәннәрнең тормышка кызыксынуын уята, гомерләрен арттыра”.

Үз чиратында, кабул итүче як та мондый статусның уңай якларын күрә. Ул хокуки потенциалын тормышка ашыру мөмкинлегенә ирешә, шулай ук өстәмә килем ала, бу аеруча авыл халкы өчен бик мөһим.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин


Яңалык һәм фото чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: