+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 18:24

Милли мәдәниятләргә игътибар ил күләмендә

Бүген “Россия 1” каналы буенча барган яңалыклардан шулай ук безнең милли мирасыбыз һәм мәдәниятыбызга кагылган күңелле хәбәрне ишетек.

Гүзәл Яхинаның бөтен Русиядә билгеле булган “Зөләйха күзләрен ача” китабы турында, укымаган булсагыз да, күпләрегез ишеткәндер. Анда саф татар авылыннан яшь хатынның тетрәндергеч һәм кызыклы тормышы турында сүз бара, сугышка кадәр, сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы очырның фаҗигале мәлләре чагылдырылган. Аның буенча Русия актерлары катнашлыгындагы шундый ук исемле фильм төшерелгән. Тиздән ул киң экраннарга чыгачак, әледән үк халык арасында зур кызыксыну уята.Бүген “Россия 1” каналы буенча барган яңалыклардан шулай ук безнең милли мирасыбыз һәм мәдәниятыбызга кагылган күңелле хәбәрне дә ишетек. Бу бөек башкорт язучысы Мостай Кәримнең без кечкенәдән йотлыгып яратып укыган якты да, шул ук вакытта кызганыч та “Беҙҙең өйҙөң йәме” повестена кагыла. Аның буенча ил кимәлендәге “Сестренка” исемле фильм төшерелүен хәбәр иттеләр. Актерлар составы шулай ук бик көчле. Быел йөз еллыгын билгеләгән язучы һәм драматургның әсәре кебек үк, фильм да Русия кино фондына зур өлеш кертер, ахры.Ике тугандаш, бер-берсенә шулкадәр охшаш халык – татарларның һәм башкортларның тормышлары, яшәү рәвешләре белән юкка гына кызыксынмыйлар һәм ул шундый югары кимәлгә лаеклы күтәртелгән, дип саныйм.
Читайте нас: